![]() |
|
||||
|
Калфагым, әй, калфагым...
Яңа каралган чагы, Хәмдиягә сүз әйтмәгез, Зиһене таралган чагы... Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. Безнең якларга XVII—XVIII гасырларда килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызлары өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Сөембикәбезне дә әнә шундый башлык белән күз алдына китерәбез. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш киеменнән килеп чыккан дип исәпли. Ничек итепме? Башлыкның каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын исә артка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар. Ишеткәнегез бардыр:
Күз алдымнан бер дә китми Кырын салган калфагың... Бернәрсә дә бер генә урында тормый. Кешеләр дә, киемнәр дә үзгәрә. Калфаклар да шулай ук. Безнең көннәргәчә аларның берничә төре килеп җиткән. XIX гасырның беренче яртысында татар кызлары башлык рәвешендә бәйләнгән озын калфаклар кигән. Җырдагы Хәмдиянең ак калфагы да шундый. 70-80 см озынлыкта итеп ак җептән бәйләнгән һәм очын артка ташлап киелгән ул. Маңгай турысына чуклар, тәңкәләр яки ука-чачак дигән махсус бизәкләр тезелгән. Башка төрки халыкларның хатын-кызлары кебек үк, безнең кызлар да баш киеменең маңгай өлешен әнә шулай матурлап бизәгәннәр. Күрәсең, башның бу өлешен күз тиюдән саклау максаты да куелгандыр. XIX гасыр ахыры— XX гасыр башында бәрхет калфаклар киң тарала. Алары инде очлы башлы түгел, киресенчә, түгәрәкләп ясала. Андый калфак инде башка киелми, чәчкә генә кадап куела. Кечерәя торгач, XX гасыр башында калфак декоратив чәч каптыргычына әверелеп кала диярлек. Андыйларны без музейларда да еш очратабыз. Бу калфаклар алтын җеп, энҗе, сәйләннәр белән чигелгән. Бизәкләр, гадәттә, бер генә мотивта ясалган, мәсәлән — алтын каурый, чәчәк бәйләме яисә җәннәт бакчасы... Әмма алар, барлык буш урынны тутыру максатын куймыйча, калфакка тыйнак һәм нәфис төсмер биреп торган. Калфакның маңгай өлешенә туры килгән алгы кырые гына тоташ орнамент белән чигелгән. Тора-бара, чәчләрне саклау вазифасына гына хезмәт итмичә, калфак хатын-кызның социаль һәм матди хәлен чагылдыручы билгегә әверелеп киткән. Бай хатын-кыз затлы, бизәкле калфаклар кисә, ярлылары гадирәкләре белән чикләнгән. Хәер, гомер-гомергә кешенең байлыгы турында аның киеменә карап фикер йөрткәннәр бит... Диләрә СӨЛӘЙМАНОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |