![]() |
|
||||
Баш бит Барлык язмалар
|
Түбәтәй кияр идем...
Такыя — гадәти бәйләм башлыкларга охшатып, ярым сфера рәвешендә дүрт өлгедән тегелә. Аның килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Берәүләр аны урта гасырлар сугышчысының очлым (шлем) астыннан киелгән баш киеменнән килеп чыккан дип саный. «Түбәтәй» сүзе үзе дә «түбә», ягъни баш түбәсенә киелүче әйбер мәгънәсен аңлатып тора лабаса. «Такыя» исә чәчәкләрдән үрелгән таҗ буларак билгеле. Кәләш бирнәсенә дә күлмәк, аякчу кебек әйберләр белән бергә, такыя да кергән. Яшь кешене никахы белән котлаганда: «Такыяң котлы булсын»,— дигәннәр. Түбәтәйнең икенче төре — кәләпүш — кулланылышка соңрак, XIX гасырның 60 нчы елларында гына килеп керә. Аның формасы да такыядан үзгәрәк: яссы түгәрәк түбәле һәм каты кырыйлы ул. Кәләпүш борынгырак заманда киелмәгәнгә күрә, галимнәр аны төрекләр кия торган фәстән килеп чыкмадымы икән, дип уйлый. «Кәләпүш» сүзе исә таҗик теленнән алынган: «кәллә» — баш, «пушидан» — каплау, кию мәгънәсендә. XIX гасыр ахырында кәләпүшләр бөтенләй үк түбәтәйләрне кысрыклап чыгара һәм татарларның төп баш киеменә әверелеп китә. Татар эшмәкәрләре һәм зыялылары аны аеруча яратып кия. XX гасыр башында алынган иске фоторәсемнәрдә без еш кына зыялы-затлы татар ирләрен кара казакин һәм гади кара кәләпүшләрдән күрәбез. Бу баш киеме бүгенге көндә дә яшәп килә. Кәләпүш җитештереп сатучылар аларга үз яңалыкларын, өстәмә бизәкләрен куша. Түбәтәй татарларда гына түгел, башка төрки халыкларда, мәсәлән, Урта Азия халыкларында да иң киң таралган баш киемнәреннән санала. Исемнәре дә шундый ук: такыя, тахья, түбәтәй, кәләпүш. Шулай итеп, түбәтәй безне борынгы тарих белән, барлык төрки халыкларның бербөтен булып, бер үк баш киемнәре кигән чаклары белән бәйләп тора. ![]() Түбәтәйләр күбесенчә бәрхет һәм вельветтан, затлыраклары парчадан тегелгән. Аның өчен яшел, зәңгәр, шәмәхә, кызыл төсләрнең иң куе төсмерләре файдаланылган. Көндәлек түбәтәйләр гади булган, аларны чигеп тормаганнар. Чигүлеләрен,бизәклеләрен күбрәк яшьләр кигән. Алтын һәм көмеш җепләр, ефәк, ука, сәйлән белән чигелгән түбәтәйгә яшь егетләрнең күзе ничек кызмасын, ди? Бизәкләре, вакытына карап, үзгәреп торса да, алар нигездә үсемлек-чәчәк дөньясын тасвирлаган. Иң еш очраган бизәк — үзәктә чәчәк бәйләме, тәлгәшләре, чит-читендә бордюр тасмасы. Элекке заманда һәр этник төркемдә, һәр халыкта түбәтәйнең үз формасы, төсе, бизәге булган. Димәк, ул аны кигән кешенең чыгышын да ачык күрсәтеп торган. Хәзерге вакытта түбәтәй — менә дигән бүләк тә, безне борынгы тарихыбыз, бай традицияләребез белән бәйләп торучы үзенчәлекле символ да. Диләрә
СӨЛӘЙМАНОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |