Болгар
дәүләте һәм аңа алмашка килгән
Казан ханлыгы Урта Азиянең һөнәрчелек һәм
сәүдә мәркәзләре белән мәдәни-икътисади,
ә аерым чорларда исә тыгыз сәяси багланышта да торган.
Җирле халык өчен, шул исәптән ике регион арасындагы
зур сәүдә юлында cибeлгән күчмә халыклар
өчен, әзер әйберләр белән беррәттән
чимал һәм ярымфабрикатлар рәвешендә җитештерелгән
төрле товарлар кәрван һәм су юлы буйлап китерелгән.
Елның фасылына һәм сайланган юлга карап (алар берничә
булган) күпчакрымлы араны уртача биш-алты айда узганнар.
Казан ханлыгы белән Урта Азия калалары арасындагы
сәүдә мөнәсәбәтләрен ачыклый
торган бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Казан бәйсез
булган чорда анда Урта Азия сәүдәгәрләре
яшәгән кальга үзәгендә урнашкан урыннарның
берсе «таҗик чокыры» дип аталган 1.
Урысларның «Казан ханлыгы тарихы» исемле елъязмасында күрсәтелrән
мәгълүматларга таянып, калада якынча күпме сәүдәгәр
яшәгәнлеген ачыкларга мөмкин.
Мәсәлән, Казанны Явыз Иван гаскәре
камап алганда кальгада биш мең Бохара һәм Сәмәрканд
сәүдәгәре булуы билгеле 2.
XV йөздә Казан татарлары арасында «бохара
йөртүче» дип аталган сәүдәгәрләр
төре булган 3. Бу исә шул чорда
Казан ханлыгының Бохара белән сәүдә итүгә
зур әһәмият бирүе турында сөйли. XVII гасырда
Рәсәйдә булып киткән Маржарет та үзенең
хезмәтләрендә Казанның сәүдә
өлкәсендә әһәмиятле урын тотуын билгеләп
үтә 4.
Сыйфатлы күн җитештерү белән
дан казанган Болгар дәүләте башкаласы урта гасырда зур
төрки шәһәрләрнең берсе була 5.
Идел буе осталары җитештергән күптөрле товарлар
арасында яшь мөгезле терлек, башлыча тана һәм үгез
бозау тиреләреннән эшләнrән «болгари» күн
әйберләр аеруча зиннәтле саналган. Йомшаклыгы, нәфислеге
һәм чыдамлыгы белән аерылып торган мондый күнне
эшләү үтә катлаулы эш була һәм ул
болгар осталарының тире эшкәртүдә шактый алга
китүен күрсәтә. Сәүдәгәрләр
тарафыннан кыйммәтле товар буларак сатыла һәм илчеләр
аша патшаларга бүләк итеп җибәрелә торган
«болгари» күне чит илләрдә дә дан казана. Аның
Европа һәм Азия халыклары теленә «болгари» күне
булып кереп калуы очраклы хәл түгел 6.
Болгар дәүләте таркалгач, сәүдә
үзәге Казан ханлыгына, аннары урысларга, соңрак Бохарага
күчә7-8. Әмма «болгари»
күне үзенең элекке исемен югалтмый: дәүләт
буларак юкка чыкса да, язма чыганакларда, аерым алганда, Урта Азия чыганакларында
Болгар исеме күп тапкырлар телгә алына. Мәсәлән,
XVI йөз башында Урта Азиядә төрки телдә язылган
(авторы билгесез) «Тәварих-и гүзидә-йи нүсрәт-намә»,
ә соңрак Солтан Мөхәммәт (1573 елда вафат
булган) тарафыннан язылган «Мәдҗәмә әл-гараиб»
(«Могҗизалар тупланмасы») дигән язмаларда Болгар иле белән
Башкорт иле турында әйтелә. Шул ук йөзнең икенче
яртысында танылган тарихчы Хафиз-и Таныш Бохари үзенең «Шәрәф-намә-йи
шаһи» («Абдулла-намә») дигән әсәрендә
күчмә тормыш белән яшәүче үзбәкләр
ханы Әбелхәернең (1428 1468) Рөстәм Турлас
биләмәләреннән алып Болгар чикләренә
кадәр булган җирләргә хаким булуы турында хәбәр
итә 9.
Шуңа охшаш мәrълүматлар XVIII йөз
башында яшәгән Бакый xaҗи углы Мөхәммәт
Йосыфның «Тарих-и Мәким-хани» («Мәкимхан тарихы») язмасында
да бар. Әбелхәернең Дәшт-и Кыпчакта кырык ел идарә
итүен әйтеп, ул элеге патшаның Төркестан өлкәләрен
һәм Урыс дәүләте чикләреннән
алып Болгар чикләренә кадәр булган җирләрне
буйсындыруы турында бәян итә 10.
Болгар дәүләтенең исеме шул кадәр нык таралган
булган ки, хәтта Урта Азия тарихчылары аны XVI — XVII гасырларда
да искә алуларын дәвам иткәннәр.
Гасырлар узып, товар җитештерү урыны үзгәрсә
дә, теге яисә бу әйбернең исеме сакланып калуы
турындагы мисаллар тарихта аз түгел. Мосолән, VIII — IX гасырларда
Бохара янында урнашкан Зандан авылы осталары тукыган атаклы занданчы (Зандан)
тукымасы соңрак Урта Азиянең башка төбәкләрендә
дә җитештерелә башлый 11.
Әлеге тукыма Рәсәйдә XVII — XVIII гасырларда да
дан тота. Шул ук вакытта урысларның товар теркәү кәгазьләрендә
«зeньдeнь» исеме астында башка төрле тукымалар да телгә алына.
Чыганаклардан күренгәнчә, XV — XVI
йөзләрдә дә Казан осталары «болгари» күнен
җитештерү, туфли, читек ише әйберләр тегү
белән шөгыльләнгәннәр 12.
XIX гасырда В. Даль үзенең сүзлегендә атаклы «Казан
сәхтиянчеләрен телгә ала 13.
Соңрак күннең бу төрен Рәсәйдә
һәм Бохарада җитештерә башлыйлар.
Инде яңадан «болгари» күненә әйләнеп
кайтыйк. Феодализмның соңгы чорына караган Урта Азия язма
чыганакларында «болгари» күненең исеме сакланып калу Бохарада,
Сәмәркандта һәм башка шәһәрләрдә
әлеге тор товарга күп гасырлар буена зур ихтыяҗ булуы
белән аңлатыла 14.
Гадәттә, Урта Азиядән Рәсәйгә
озатылган товарлар юл грамоталарына, ә Мәскәүгә
алып кайтылгач, аерым кенәгәләрrә теркәлгәннәр.
Товарның исемлегеннән ул вакытта кайтарылган һәм
озатылган әйберләрнең ассортиментын, ике мәмләкәт
арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләренең
нинди хәлдә булуын гына түгел, аерым очракларда, теге
яисә бу товарның эшләнгән урыны ачыклана. XVII
— XVIII йөзләрдәге урыс чыганакларында болгар күне
«юфть», «телятин» һәм башка исемнәр белән искә
алына. Урта Азиядә ул «болгари», «болгар» дип атала. Мәсәлән,
Бохара сәүдәгәре Хуҗа Ибраһим Баһадурның
Рәсәйдә сатып алырга тиешле товарлар исемлегендә
(1643 елның декабрендә төзелгән ярлык) болгар
күне «төрле төстәге телятин» дип атала. Гарәп
хәрефе белән язылган фарcы -тaҗик телендәге документка
исә ул «төрле төстәге болгар» булып кергән.
Коканд ханнарының архивында сакланучы язмада (хиҗри
буенча 1288 елда, милади 1871 1872 елларда язылган) туп кою остаханәсенә
бүлеп бирелгән корыч, тимер кебек әйберләр арасында
«болгар» («юфть») да бар 15. Ул чорда Бохараның
үзендә дә үгез тиресеннән болгар күнен
эшләгәннәр. Бу танылган тикшеренүче О. А. Сухарева
хезмәтләрендә бик ачык күренә 16.
Күн эшкәртүчеләрнең икенче төркеме,
һәр тарафта мәгълүм булганча, «чармгар» дип, ә
Бохараның үзендә «рустшуй» исемен йөрткән.
Әлеге төркем күнчеләре дә үз чиратында
кечкенә төркемнәргә бүленә, дип яза
ул. Алар арасында олтан күне җитештерүчеләр («чарм»),
аяк киеменең өске күнен җитештерүчеләр
(кәҗә күненнән), үгез күненнән
«болгари» күнен эшкәртүчеләр дә бар 17.
Әлеге чорда Болгар сәүдәгәрләре «болгари»
күнен Рәсәйгә алып барып сатканнар 18.
Мәгълүм булганча, шәһәрнең бер кварталында
болгар күне эшләнгән 19.
Казаннан Урта Азиягә әзер күн озату
XIX гасырда да дәвам итә. Е. К. Мейендорф, мәсәлән,
Рәсәйдә Бохара сәүдәгәрләре
сата торган товарлардан Казан күнен атый 20.
Археологик мәгълүматларга караганда, Болгарның
күн әйберләре йә караңгы, йә ачык
сары-көрән төстә булган. «Болгари» дип аталган
юфтьне кызыл төскә манганнар 21.
В. Даль үзенең аңлатмалы сүзлегендә «ак
һәм кара юфть» турында сөйли 22.
О. А. Сухарева исә Бохарада эшләнгән «бoлгapи»ның
сары төстә булуын әйтә 23.
Мәкаләдә искә алынган Хуҗа Ибраһим
Баһадур сатып алган әйберләр исемлегендә «төрле
төстәге болгар» күрсәтелгән. Димәк,
Болгар һәм Казан осталары төрле төстәге
күн әйберләре җитештергәннәр дип уйларга
нигез бар. Алай гына да түгел, болгар күненнән баш,
аяк киемнәре, каеш, акча янчыгы, китап тышлыгы («Юфть тышлы Библия»,
В. Даль, 4 том, 670 бит) кебек төрле әйберләр җитештерелгән.
Шәрекъ белгече В. В. Бартольд Төркестанда болгар итеге тышкы
сәүдә әйбере буларак дан тоткан, дип яза 24.
Болгар заманнарыннан килеп, даны еракларга таралган татар читек тегү
һөнәре XV — XVI йөзләрдә Казан ханлыгындагы
күн эшкәртү эшендә зур роль уйнаган, ә соңрак
шул ук традиция Татарстанда да дәвам иттерелә, чөнки
биредә күн эшкәртү культурасы сүнмичә-сүрелмиче
яшәп килә.
XIX гасырда Урта Азиядә татарларны ногайлар дип
йөрткәннәр. Бохарада татар сәүдәгәрләре
туктала торган кәрван-сарай булган. Шуңа күрә
аны Ногай кәрван-сарае дип атаганнар. И.В. Виткевич язганча, монда
күн итек тегүче татарлар яшәгән. Алар күпчелек
вакытларын саф һавада эшләп үткәрәләр,
дип яза ул. Бохарадагы башка кәрван-сарай турында да мәгълүмат
бар. Фил-хон сараеның өске өлешендә рекрутлыктан
качып киткән татарлар яшәгән. Күбесе итекчелек
белән шөгыльләнгән. Татар итекчеләре ярым
күчмә халыклар арасында да дан тоткан. Безнең (Рәсәй)
татарлары далада грамотага, итек тегү һөнәренә
өйрәтәләр, бәгъзеләре сәүдә
итә, дип яза И. В. Виткевич.
Урта Азиядә киң таралган күн итекләрнең
аерым бер төре «ногай итек» дип аталган. Кайбер итекче татарлар
башка төрле аяк киемнәрен тегү белән дә
кәсеп иткәннәр. Мәсәлән, Хива ханнарының
архивында саклана торган мәгълүматларда Хивада татар кәвешчеләре
булуы турында әйтелә. Ә Н. Ханыков XIX гасырның
беренче яртысында Бохарада кәҗә тәкәсе күненнән
эшләнгән аяк киемнәре һәм шулай ук Казаннан
китерелгән күнитек, калуш кебек әйберләр сатыла
торган Кәвеш-мәхси сараен искә ала.
Күргәнебезчә, кайчандыр Болгардан
мирас итеп алынган һөнәр серләрен Казан осталары
күз карасыдай кадерләп саклаганнар. Урта Азия һәм
Шәрекъ илләре белән тыгыз икътисади мөнәсәбәтләрдә
булу исә халыкларның матди һәм рухи яктан баюына
китергән.
1 Иcтopия народов Узбекистана.
Т. 2, Ташкент, 1974, с. 43
2 Иcтopия о Казанском царстве. (Полное собрание русских летописей).
Т. XIX, СПб., 1903, с. 103
3 Oчepки истории СССР, XIV- XV вв. М., 1953, с. 431
4 Маржарет. Состояние Российской державы и Великого княжества
Московского в 1606 г. // Сказания современников о Дмитрии Самозванце. Ч. III,
СПб, 1899, с. 279
5 Mәxмүт Кашгари. Төрки сүзләр
диваны. Т. И, Ташкент, 1960, 425 б.
6 Xлeбникoвa Т. А. Кожевенное дело. // Город Болгар. Очерки
ремесленной деятельности. М., 1988, с. 246, 244
7 Бapтoльд В. В. Культура мусульманства. Соч., Т. VII, с.
187
8 Таварих— и гузиде-йи нусрат -намэ, рук. Санкт-Петербургского
отделения Института востоковедения Российской АН, № B-745, с. 57
9 Xaфиз-и Таныш ибн-Мир Мухаммад. Шараф-нама-йи шахи (Книга
шахской славы). Факсимиле рук. Д88. Перевод с перс, введ., примеч. и указатели
М. А. Салахетдиновой. Ч. М., 1983. с. 78. Местонахождение области с названием
Рустам Турлас не выявлено. Территория под таким названием упоминается в «Таварих-и
гузиде-йи нусрат-намэ».
10 Мухаммед Юсуф Мунши. Мукимханская история. Перевод с тадж.
предисл., примеч., и указатели А. А. Семенова. Ташкент, 1956. с. 49
11 Мукминова Р. Г. Очерки по истории ремесла в Самарканде
и Бухаре в XVI в. Ташкент, 1976, с. 60 — 61
12 Xлeбникoвa Т. А. Кожевенное производство... с.248
13 Даль В. Толковый словарь живого русского языка. Т. IV,
с. 670
14 Xaфиз-и Таныш ибн-Мир Мухаммад Бухари. Шараф-намэ... 265,
Примеч. 197.
15 Tpoицкaя А. А. Каталог архива кокандских ханов XIX в.М.,
1968, с. 317, № 2217.
16 Сухарева О. А. Квартальная община позднефеодального города
Бухары (в связи с историей кварталов). М., 1976, с. 224
17 Сухарева О. А. Позднефеодальный город Бухара конца XIX
— начала XX в. Ташкент, 1962. с. 107
18 Сухарева О. А. Квартальная община... с.224
19 Сухарева О. А. Квартальная община... с.73
20 Meйeндopф Е. К. Путешествие из Оренбурга в Бухару. М.,
1975, 127 б.
21 Xлeбникoвa Т. А. Кожевенное дело... с. 245
22 Дaль В. Толковый словарь... Т. IV, с. 670
23 Сухарева О. А. Квартальная община... с. 90
24 Бapтoльд В. В. Культура мусульманства... с. 187