|
|||||
Баш бит Язмалар
|
Туй киемнәре һәм киемнәр белән бәйле йолаларФ.С. Баязитова Киемнәр бүләк итешү
КИЙЕМ БЕЛӘН КИЛҮ, КИЙЕМ КИТЕРҮ каз.ар., нгб.-крш.,
нокр., тмн., срг., мәл., әстр. кияүгә һәм
киленгә һәр ике якның кара-каршы кием бүләк
итешүе. Кием китерү көнендә мәҗлес
ясаганнар, бу йола, ягъни, үзара кием алмашу, ике гаилә арасында
туганлашуга ярдәм итә дип ышанганнар.
158
«Тун биреп алган киленем»,— дип әйттеләр — әстр.
2 фәйшунка — озын чуклы ефәк шәл 3 чарык — күн аяк киеме 4 кәсәбикә — яшь хатын-кызлар кия торган җиңсез камзул 5 сырга — алка 6 бәрән кабы тун — сарык тиресеннән тегелгән тун 7 ату — читек 8 кийетләү — бүләкләү 9 йагалы — якалы 10 тора — шәһәр 11 көртә — бишмәт 12 йәптә —камзул 13 маллай — мал көенчә, материя көенчә 159
— Элек саманта туй кейемнәре алып килгәннәр урауцыклар1
белән, урауцыкны ацкан кешегә бүләк булган
ацуцыга — себ. КИЙЕМ СҮЛӘҮ, КИЙЕМ-ТОТОМ СҮЛӘҮ срг.,
тмн., мәл. үзара кием-салым бирешү турында киңәшү. Кийәүгә кием әзерләү:
2 нават (рус на вате) — бишмәт 3 чакчур — күн башмак 4 тумача — кыз туган 5 туй азбары — туй була торган йорт 6 кәпәч—түбәтәй 7 мамаҗин (рус бумазея) — бумазея 160
буй-буй актан суккан киндер күлмәк. Ботасын1 да җасаган. Бөтенесе алачадан — т. я.-крш. — Кийәү ыштан әзерләп куйган киҗедән, киҗеле күлмәк бирәләр, түбәтәй, чөлкәбаш2 — гәй. КҮЛМӘК
ИЛТҮ м.-кар. туй вакытында һәр ике якның
бер-берсенә туй киемнәре: күлмәк, тун һ.
б. бирешүе. ТУГЫЗ БИРҮ әстр. егет ягыннан кызга киемнәр
китерү. ШӘЛ КИТЕРҮ срг. кызның ризалыгын алгач,
егет ягыннан бүләк итеп зур матур шәл китерәләр. КЫЗ ТЕЗҮ, КЫЗНЫ ТЕЗҮ тмн. кияү буласы кешенең
кызны кием-салымнар белән тәэмин итүе. КӘБЕН КИИЕМ нокр. егет ягыкнан кызга бирелгән
туй киеме кыз аны мунчадан киеп чыга. КӘБЕН КҮЛМӘК нокр. туй күлмәге.
2 чөлкәбаш — оекбаш 3 винчалау (рус. венчать) — чиркәүдә никахлашу 4 каптал (рус. кафтан) — өске кием 5 пух (рус. пух, пуховой) — мамык 6 кизүләп — өй эшләре эшләп 161
КҮЛМӘК-ЫШТАН ПЕЧҮ кузн.
туй алды йоласы; йәрәшелгән кызның якыннары кияү
өенә аның тормышын күрергә, туганнары белән
танышырга баралар, ә элегрәк кияүгә күлмәк-ыштанлык
материяне үлчәп, кисеп кайта торган булганнар. Туй вакытында кызлар кия торган баш киемен хатыннар кия торган баш киеменә алмаштыру БАШ БӘЙЛӘҮ, БАШ САРУ әстр., крш., миш.д. туй вакытында кызның башына хатыннар кия торган баш киемнәре киертү. Керәшеннәрдә бу эшне кыйаматлык әни башкара торган
булган. Кызлар баш киеме: калпак чачак, маңгай укаларны салдырып,
хатыннар баш киеме: мәләнчек, сүрәкә, чигәчә
һ. б. киертелгән. Бу йола Идел буендагы күрше халыклар,
мәсәлән, мари, чуваш, удмуртларда, шулай ук кайбер төрки
халыкларда да билгеле. Борынгы славяннар турындагы язмаларда да бу турыда
мәгълүматлар күп (Зеленин, 1926, 315—317; Гаген-Торн,
1960, 139—150). Керәшеннәрдә яшь киленнәр кия торган баш киемнәре: МӘЛӘНЧЕК, МӘЛӘЧЛЕК, МӘРӘЧЛЕК — тәңкәле һәм укалы һәртөрле баш киемнәре астыннан киеп калдырыла торган, чепчик рәвешендәге баш киеме. ЧИГӘЧӘ — чигә турысына тәңкәләр тезеп тегелгән баш киеменең бер өлеше. СҮРӘКӘ — мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме. Сүрәкә биек була һәм укалар белән чигеп эшләнә.
Кийереп чиккәннәргә биргесез (борынгы җырдан). — Сүрәкә канаты артка асылынган, ычы итәкле буладырыйы, кыругум җаннары тасмалы буладырыйы. Аның эстеннән катыннар җаулыгы бәйли җәш киленнәр, чуклы ак жаулык — чст.-крш. ТҮГӘРӘК ҖАУЛЫК —кара ефәк җеп белән
чигелгән, кырыйларына ука тотылган, маңгай турысына тәңкәләр
тезеп эшләнгән баш киеме, аны яшь киленнәр кия. Түгәрәк
яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы була, аның
уртасында күпертеп чигелгән эре кара бизәкләр
төшерелгән. Тикшерүче галимнәр күрсәткәнчә,
шундый бизәкләр болгар-хазар берлегенә караган төрки
халыклар өчен хас билге булып торган (Плетнева, 1967, 175; Мизиев,
1985, 205—206). Түгәрәк җаулык һәм
сүрәкә чигүчеләр авылда берничә генә
оста булган, аларның тәҗрибәсе бер буыннан икенчесенә
күчеп килгән. Тастар
әстр., миш.д., т.я.-крш. башка бәйли торган урама: ул сөлге кебек озын, баш-башлары чигелгән яки бизәкләп кулдан сугылган була. БАШСАРГЫЧ, БАШТАРТКЫЧ, БАШТАРТКЫЧ-ТАСТАРГЫЧ әстр. тастар. БАШТАСТАР тмн.: — Баштастар әнекамныкы сандыкта. Укалы ак баштастар сарган килен кеше. БУЙТАСТАР әстр. баштан алып, аяк йөзенә кадәр асылынып тора торган тастар, аны яшь киленнәр бәйләгән.
2 кичикләү —яшь киленнең бөркәнчеген ачып, йөзен халыкка күрсәтү. Килен олы кешеләр алдында тез чүгеп тора. 163
— Минем абам (әнийем) буйтастар сарган. Абамның буйтастары миндә торады. КЫЙЫК ТАСТАР әстр. олы хатын-кызлар бәйли торган
тастар. ТАСТАР АЛУ лмб. кыз ягыннан ризалык билгесе итеп бирелгән
тастарны алып кайту. Соңыннан, килен төшкәч, ул тастарны
аның башына бәйләтәләр. ТАСТАР САРУ миш. д. яшь киленнең башына хатыннар бәйләп
йөрергә тиешле булган сөлгесыман ак материя бәйләтү.
Элек мишәрләрдә кызлар башларына ука-чәчәк
бәйләп, такийа яки тайка киеп йөргәннәр.
Килен кешегә тастар сару аның инде кыз гомере белән
хушлашуы, икенче төрле тормыш башларга тиешлеген белдергән.
Чуваш телендә сурпан — шул ук мәгънәдә, кыргыз
— тастарлуу, ногай — тастарлы — кияүгә чыккан хатын-кыз. Мәсәлән:
«Бир атаны тахиялы къызы да, тастарлы къызы да болгъан». Ярәшелгән
кызны ногайлар «башына тастар төшкән» дип әйткәннәр
(Гаджиева, 1976, 144—145).
Ике очында да бер салу2. Кигач кына кашлар тудыкалар Икебездә дә бер йазу3. — Тастарны әбийем сари иде. Сезгә чәре бу бетәр кызым әтә иде. Йеслек кебек, укалы була тастар, бармак кинлеге йәшел пыласа була тастарда — кузн.
Кабыгын кайа куйдыгыз? Ап-ак тастар сардыгыз, Йаулыгым кайа куйдыгыз? — дип җырлаган килен — т.я.крш.
2 салу — бизәк 3 йазу — язмыш 164
— Туйда кызга тастар сарилар, кыз йагыннан йакын
кешесе, йеңгәсеме инде. Башына бәләп куйа шал
тастарны. Чәчне кешегә күргәзергә йарамый
диләр ийе элеке, чәчне күрмәсеннәр эчен
тастар сарилар инде. Йылы да була, бун'н'ар эшеми — лмб. Баш бәйләү, яулык бөркәнү
төрләре
АНАБАШ күрш. хатын-кызларның баш киеме: чалмасыман
итеп бәйләнгән яулык. КУКЫШ' ЧЫГАРУ тмн. яулыкны башның бер ягына ике кат төенләп
бәйләү, ул төен кукыш' дип атала. Шулай бәйләнгән
яулык өстеннән икенче кат, юка яулык бөркәнәләр. МҮГЕЗ ЧЫГАРУ, МҮГЕЗ ЧЫГАРЫП БАШ БӘЙЛӘҮ
крш. мәләнчек, чигәчә, сүрәкәләр
өстеннән яулык бәйләү, ул мөгезсыман
булып тора. МҮГЕЗЛЕ КАЛПАК нокр. алгы яктан почмаклы калфак, аның
өстеннән яулык бөркәнәләр. 1 кикча — почмаклап бәйләнә торган яулык 165
НЕГЕЗ ЧЫГАРУ, НЕГЕЗ БЕЛӘН БАШ БӘЙЛӘҮ
миш.д. мөгез чыгарып баш бәйләү. ЫРУГ (рус. рог) ЧЫГАРУ тмн. к. кукыш' чыгару. Яшь киленнәр бөркәнчекне бер елга кадәр салмыйлар: Әдәби әсәрләрдә яшь киленнең
бөркәнчектә йөрүе турында: Йаулык, җаулык, шәл
АК ҖАУЛЫК крш. ике башы чигүле, сөлгесыман
ак материя, мишәрләрдәге тастарга туры килә. ДАРАЙ ҖАУЛЫК крш. ефәк яулык. Чаг. ног.
даьре — ефәк шәл, кум. дарай тафта, дарай гелек —
дарай күлмәк. КУШ трбс, КУШ, КУШЙАУЛЫК байк., стр., КУШҖАУЛЫК
трбс, злт., минз. ике яулыкны бергә теркәп тегелгән
бөркәнчек. 166
лык. Ике фырансуз җаулыкны тегәсең, ул шулай кабарып тора җил булса — трбс. — Кушны баштан салмай инде киленнәр, коймак пешергәндә дә шул, арыш урагында да шул. Килендәшем белән икәү җабынайык — трбс. — Элекке киленнәр кацып кушйаулыклар йабынып йөргәннәр, ансы бездән элекерәг инде. Йөзне күрсәтмице мына шулай кушйаулыкны бөркәнгәннәр — байк. — Өченче кушҗаулыкны туздыра алмадык. Әтәй әйтте, кушҗаулыкларыгызны ташлагыз инде, диде, кайным1 әйтте. Ике дәү фырансуз җаулыкны монаули-монаули2 тегеп кийә башына — трбс. Кушйаулык сүзенең әдәби әсәрләрдә
кулланылышы: ТАСТАР ҖАУЛЫК т.я.-крш. башка яшь киленнәр урап
куя торган сөлгесыман ак материя. ШӘЛҖАУЛЫК каз.ар.-дөб. чәчәкле
зур яулык. ШӘЛ: АЛДЫРЛЫ ШӘЛ каз.ар.-лш. бизәкле калын шәл. БАРАШКАВЫЙ (рус. барашковый) ШӘЛ срг. чуклы йон шәл,
бер генә төс яки буй-буй төрле төсләрдән
сарык йоны кушып эшләнә. БУБРИК. (рус бобрик) ШӘЛ бәр. зур кара шәл. 167
— Бубрик бик йакшы эшәл ул, пустау йанында әнә бубрик инде, аның бөтеркәсе булыр ыйы. ЙЕБӘК ШӘЛ срг. ефәк шәл. КАЗЛАВЫЙ (рус козел) ШӘЛ мәл. мамык шәл. КАМЧАТ ШӘЛ т.я.-трх. бизәге күпертеп чигелгән калын шәл. КУВЫКЛЫ ШӘЛ мәл., КӘМИЛ ШӘЛ тмн., КҮБЕК ШӘЛ срг. бүртмәле озын чачаклы ак ефәк шәл. ПИНЗЕ ШӘЛ каз.ар.-әтн. мамык шәл. ФӘЙШҮНКӘ ШӘЛ тмн. озын чуклы ефәк
шәл. ЭРФӘК ШӘЛ срг. төрле төстәге бизәкләр төшерелгән юка шәл. ҖУАН ШӘЛ т.я.-крш. шакмаклы калын шәл. ШӘЛҮНКӘ (рус шаленка) баст. шәл. Маңгайны һәм чәчне каплау
МАҢГАЙ ТӘҢКӘ крш. маңгай турысы
тәңкәләр белән бизәлгән баш
киеме, аны гадәттә яшь киленнәр кигән. МАҢГАЙЦА байк. тәңкәләр белән
бизәлгән түбәтәй. МАҢЛАЙЧА гәй. тар гына материя кисәгенә ике рәт тәңкә тезеп ясала һәм маңгай турысына киелә торган бизәнү әйбере. МИЗБЕК әстр.-кунд. яшь киленнең баш киеме. Чаг.:
төркм. йасмак, чув., мари нашмак — баш киеме, бөркәнчек.
Без барабыз кизәккә. Җалкындай кара чәчебез, Кур булдыгыз мизбектә,— дип җырлаган. САРАВЫЦ себ. яшь киленнең баш киеме. СЫЛАВЫЦ срг., СЫЛАВЫЧ әстр., кузн. чәчкап. ЧӘЧКАП урт. д., ЧӘЧКЫН лмб. чәч толымнарын
каплап тору өчен киелә торган бизәнү әйбере. Яшь киленнең бөркәнчеге
БЕРГӘНЧЕК т.я.-крш., БЕР'ИНЧЕ' кас, БӨРКӘНЧЕК, БӨРКӘҮ нокр., трбс, тмн., крш. килен булып төшкәндә бөркәнә торган шакмаклы киндер материя.
Җүкәләр сайгак җимерек. Атлар җигеп, бөркәнчек салып, Кыз алырга килдек җилдереп — каз. ар.-крш. Туган гына Аудаким, Бергәнчекнен. пычмагын Җугары күтәреп бәйләмә, Буйым кыска — тишәлмим2 — т. я.-крш. — Туйда бөркәнчек йабынып тора кэлин, әрҗә
катында тора, битен ачма йарамай — нокр. 169
ике җаулыкны теркәп, бит турысына сагалдырыклар 1 куйып, чуклар белән — трбс. БАСМА БӨРКӘҮ тмн. ситсыдан, күз турысына
ике тишек ясалган бөркәнчек. БЕР'ИНЧЕ' 'АПЛАУ кас. бөркәнчек каплау. Кияү керер алдыннан кыз янына берәр кардәш тиешле хатын-кыз яки дус кызы керә һәм аңа бүләк итеп яулык, күлмәклек бирә. Шул бүләк яулыкны кызның башына беркәндерәләр. Шуннан соң елап җырлый:
Күземә күренә йәшел тик. Җапмасана, тутикай, бу пәрдәне, Күземә күренә кәфен тик. — Башында 'алпа' җәш 'иленнең, җа'шы җеби' шәл була, 'үли'е а' була, тездин түбин була, айа' битендән. Теш анасы була 'озның шул бер'енче' 'аплай би' савап дип. Бал аша'ан 'энне бит бер'енче' 'аплайлар җәш 'илен'и, шәл, 'үли' 'аплайлар. Ма'а җадашым3 җапты бер'инче' — кас. Битачар, биткүрем, бөркәнчек
ачу...
БИТАЧАР, БИТКҮРЕМ әстр. туйдан соң кияү
йортында яшь киленнең бөркәнчеген ачып, йөзен
халыкка күрсәтүгә багышланган мәҗлес.
Чаг. ног. бит ачар, бит ачар той — шул ук мәгънәдә (Гаджиева,
1976, 98). 170
Агар сәләм әйтеп тор, Айагың бөгеп сәләм әйт, Кайнатаңа каршы сүләмә, Кайнанаңның, телен ал, Кайнанаңның кулын ал, Каты сүләмә, телен кайырма, Суын биреп, ашын биреп тор»,— ди — әстр. БИТ АЧУ м.-кар. яшь киленнең битен ачып халыкка күрендерү. БӨРКӘНЧЕК АЧУ крш., миш.д. туй вакытында яшь киленнең йөзен ачып кунакларга күрсәтү. Керәшеннәрдә кунаклар табынга утырганнан соң, кызның әти-әниләре җыр белән кызларын туй кунаклары алдына чыгарып күрсәтүне сорыйлар:
Җәш үләмнәр җата җәшәреп. Безнең бәбекәйләр сезләрнең кулда, Кайда тотасыз аны җәшереп? Яшь киленнәр киеменә киенгән, баш бәйләнгән
кызны бөркәнчектә килеш кунаклар алдына чыгаралар, ике
яктан ике малай килеп уклау белән яшь киленнең бөркәнчеген
ачалар. Бу вакытта кияү егете йөгән чылтыратып торырга
тиеш. ЙӨЗЕН АЧУ лмб. к. бөркәнчек ачу. КҮРЕНДЕРҮ тмн., кузн., лмб., м.-кар. туй мәҗлесендә
кунаклар алдында яшь киленнең битенә ябылган яулыгын яки бөркәнчеген
ачып, халыкка аның йөзен күрсәтү.
Идәнеңнен, уйы бар. Чыгарыгыз йәш киленне, Ничә кар'ы1 буйы бар — кузн. — Йертәсен инде кызны күрендерәләр, тагы кийәү
йегетләре килә. Йәш килен йабынган, шәле сакалына
чике, кийәү йагында бер-ике кеше килә дә шәлен
башыннан ала. Кийәү йегеттән сорилар, сатам бу шәлне,
аламсын? Кийәү күпме дә булса акча бирә,
ала шәлне катнысыныкын, йәш киленне утырталар. МАМЫК тмн., кузн. яшь киленнең бөркәнчеген
ачу йоласы, ул туйның икенче көнендә, хәтын-кызлар
гына җыелган мәҗлестә үткәрелә.
Ни өчен бу йола мамык дип атала, сәбәбе ачык түгел.
Күрәсең, ул төрки халыкларның бик борынгы
этногенетик бәйләнешләренә барып тоташа торгандыр.
Кумык халкында элек шундый йола булган. Яшь киленнең йөзен
ачып халыкка күрендерү вакытында түшәмгә
икмәк-чүрәк һәм мамык киертеп таяк беркетеп
куя торган булганнар. Икмәк —туклык, җиткелекле тормыш, ә
мамык — картайганчы озын гомер теләүгә ишарә булган
булса кирәк (Гаджиева, 1985, 254).
2 вәл — вуаль 3 тул — тюль 172
ПӨРГӘНЦЕК, ЭРӘЙБӘК себ. яшь киленнең бөркәнчеге. ПӨРГӘНЦЕК АЦУ, ЭРӘЙБӘК АЦУ себ. яшь
киленнең бөркәнчеген ачу йоласы.
Утыңны йак, Песнең йәшебескә цык, Палалы-пакралы3 пулгын, Перле-потаклы пулгын, Осон гомерләр, киң тәүләтләр бирсен, Тиңәле4 йәшәп, тиң картайың, Кушайагыс пелән5 көмер иткәле йассын». Шабаланы6 сугып торасын эрәйбәкне ацканда. Алйапкыч
АЛДАПКЫЦ себ.: АЛЙАПКЫЧ, АЛҖАПКЫЧ урт. д.: АЛМАЛЫ АЛҖАПКЫЧ, ТҮШЛЕ АЛҖАПКЫЧ, ТҮШЛЕКЛЕ АЛҖАПКЫЧ,
ЧУПТАРЛЫ АЛЙАПКЫЧ, ЧҮПЛӘМЛЕ АЛЙАПКЫЧ, ЧӘКӘНЛЕ
АЛҖАПКЫЧ: АЛЧҮПЕРӘК гәй., крш. алъяпкыч. АЛЫНЙАПМА чпр.:—Алынйапмам билләрдә, йилфердәми йилләрдә. ЗАПУН (рус. запон) миш.д., крш. алъяпкыч.
Ап-ак запунын корор. Әнисендә ничек торса, Бездә дә шулай торор — хвл.
2 цирәнкә цийу — шырпы сызып 3 палалы-пакралы — бала-чагалы 4 тиңәле — тиң булып 5 кушайагыс пелән — парлы булып 6 шабала — кашык 173
ЗАПУН БУДЫРУ срг., лмб. туй мәҗлесендә
кунаклар алдында яшь киленгә алъяпкыч бәйләтү,
аны, гадәттә, кайнана булган кешедән бәйләттерәләр.
Шул вакытта килен кешедән барлык кунаклар алдында «әни» сүзен
әйттерәләр. «Кем запун будырды?» — «Әни». Өц мәртәбә сорыйлар. Кас'ы сабын, кас'ы йаулык, кас'ы акца бирә киленгә кыртлап —срг. ЗАПУН КЫРТЛАУ лмб. яшь киленгә алъяпкыч бәйләткәннән
соң, аны котлап бүләкләр бирү. ПӘРТҮК (рус. фартук) кузн. алъяпкыч. Туй вакытында
кызны кияү өенә озата баручы кызлар, арчилар кигән. ФАРТЫК. (рус. фартук) әстр. алъяпкыч. Аркалык, бустырык, камзул...
АРКАЛЫК әстр. хатын-кызлар кия торган җиңсез камзул. ЧАЛ АРКАЛЫК әстр. йон материядән тегелгән камзул. МАХМАЛ АРКАЛЫК әстр. бәрхет камзул. БУСТЫРЫК кузн., лмб. бәрхет камзул, аны яшь киленнәр кия.
Кешлек бустырык — йәшел гарнитур, Йәшел гарнитур — укалы булмас, Йазулы башым — тынычны күрмәс — кузн.
174
- Бустырык выта йеңнәре бархыт баскан, итәгенә дә, йен ычларына да шанди манитлар. Йәш киленнәр кийә бустырыкны — лмб. ЙӘПТӘ себ. камзул, яшь килен киеме. КАМЗУЛ нокр. яшь килен киеме. КЕСӘБИКӘ каз.ар.-әтн., каз.ар.-блт., минз.
хатын-кызлар, яшь киленнәр кия торган кыска камзул. Күлмәк
АБУРКАЛЫ (рус. оборка+лы) КҮЛМӘК минш.д. итәк
очына бала итәкләр тотылган күлмәк. АЛЫНЧАЛЫ КҮЛМӘК хвл. укалы изү куеп тегелгән
күлмәк. БӘБӘЙ ИТӘКЛЕ КҮЛМӘК каз.ар. бала
итәкле күлмәк. КАЛТАЛЫ КҮЛМӘК крш. бала итәкле күлмәк. МАХМАЛ КҮЛМӘК әстр. бәрхет күлмәк. 175
КӨЙЛӘК себ. күлмәк. ЙЕҢГӘЛЕК КӨЙЛӘК себ. туйда җиңгә булган кешеләргә бирелә торган күлмәк. КЕЙӘҮ КӨЙЛӘК себ. кыз ягыннан кияүгә
бирелә торган күлмәк. НИКАХ КӨЙЛӘГЕ, НИКЕ КӨЙЛӘК себ. кызга
кияү ягыннан никахка кадәр китерелгән күлмәк,
кыз аны никах укылган вакытта кия. НҮГӘР КӨЙЛӘК себ. туйда кияү егетләренә
бирелә торган күлмәк. Бизәнү әйберләре
БЕЛӘЗЕК: КЫСМАЛЛЫ БЕЛӘДЕК минз., ЧЕЛДЕРМӘКЛЕ
КУШ БЕЛӘЗЕК миш.д.:
Минем беләкайымда, Сүнми торган утлар йактың Минем йөрәкайымда — лмб. БУЙДЫМАР, БУЙТМАР, БУТ'МАР, МЫЙТУМАР, крш., ПУТ'МАР, ПУТ'ЕМАР,
ПУТ'ЫМАР миш.д. өч-дүрт рәт тәңкәләр
тезеп ясалган хәситә. Төрле фонетик вариантларда бу
сүз башка халыкларда да билгеле: үзбәкләрдә
буйон тумор — муенга киелә торган бизәнү әйбере,
ногайларда мой тумар, мыйын тымар — талисман, көньяк удмурт һәм
бисермәннәрдә бут'мар — татарлардагы кебек үк
хәситәне белдерә (Белицер, 1951, 77—78). МУН'ҖАКА крш. тәңкәләр тезеп эшләнгән бизәнү әйбере, муенга кияләр.
Җиде бөтен минем тәңкәсе... ПИРТА, ФИРТА лмб., кузн. тәңкә яки мәрҗән
тезеп, ука тотып ясалган изү. САКАЛ крш. тоташ тәңкәләр тезгән
күкрәкчә. КӘСИТӘ, КӘСИЛӘ каз.ар. к. хәситә.
Саласың да килмәс муйныңнан... ЧАПУК тмн., лмб., кузн. тәңкәләр тезгән
күкрәкчә.
Кыз буйым үстердем, элмәдем. Мине шул үләргә бирдегез, Йәшлек кенәм белән белмәдем. Чәчкә тага торган бизәнү әйберләре: ЧУЛПЫ урт.д. чәч толымының очына тагыла торган,
челтәр һәм тәңкәләрдән
ясалган бизәнү әйбере. ЧӘЧТЕЗМӘ нокр. чәч толымының өстенә
куела торган, тәңкәләр тезеп эшләнгән
бизәнү әйбере. ЧӘЧТӘҢКӘ хвл. чәч толымының
очына тагыла торган тәңкә. Касыйм татарларында яшь килен киеме: Нократ татарларында яшь килен киеме: Пермь татарларында яшь килен киеме: Себер татарларында яшь килен киеме: Әстерхан татарларында яшь килен киеме:
2 йескә — нечкә 3 манит (рус. монета) — тәңкә 4 муйын тумә — мәрҗән 5 махмал көйләк — хәтфә күлмәк 6 санҗак — брошка 178
Ф.С. Баязитова. "Гомернең өч туе" китабыннан, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |