|
|||||
|
Җиде кат үлчәп, бер кат кисәләрКемнең матур итеп, зәвыклы киенеп йөрисе килми? Ләкин уңайлы, килешле кием табу кайвакыт зур мәсьәләгә дә әйләнергә мөмкин шул. Әйе, сыйфатлары әлләни булмаган Вьетнам, кытай тауарлары белән базарлар шыплап тулган. Үзебезнең ил җитештергәнне санга сукмаумы бу, әллә аларга баш июме? Ә мәркәзебез Казанда җиңел сәнәгать тауарларын җитештерү ни хәлдә соң? Шушындый уй-фикерләр белән мин Казан җиңел сәнәгать техникумы бинасында урнашкан тегү цехына юнәлдем. Аны Мөсәитова Луиза Раиф кызы җитәкли. «Цех башта киемнәрне дин әһелләренә, дин кушканча киенүчеләргә тегә торган ателье буларак ачылды. Клиентларыбыз төрле мәчетләрдән, мәдрәсәләрдән иде. Хәзер исә цехта эчке киемнәрдән башлап, тарихи-милли костюмнарга, туй күлмәкләренә кадәр тектерсәң була», - ди ул. Дөрестән дә, күз явын алырлык төрле төстәге тукымалар оста тегүчеләр кулында йә бик матур күлмәккә, йә камзулга әйләнеп куялар... «Казан егетләре» төркеме артистларының, җыр, бию ансамбльләренең, фольклор үзәкләренең цехка мөрәҗәгать итүе аның абруен күтәрә. «Без һәрбер кешене канәгатьләндерерлек итеп, тиз арада эшләргә тырышабыз», ди җитәкче. Әйе, тегүчеләр бишәү генә булуга карамастан, барсына җитешеп, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Хезмәтләренә иҗади карыйлар, мөмкин кадәр аны нәтиҗәлерәк итәргә омтылалар. Цех җитәкчесе үзенең хезмәткәрләренә уңайлы шартлар тудырылу, ташламалар каралу турында да әйтте. Авырып, вакытлыча эштән аерылып торырга туры килсә дә, акча түләнелә. Бу инде кешеләр турында кайгыртуның эшлекле чарасы дигән сүз. Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар, ди халык. Цех хезмәткәрләре шуны истә тотып, җиде кат үлчәп, бер кат кисеп эшлиләр. Луиза Мөсәитованың иң зур хыялы - милли киемнәр тегеп, күргәзмәләрдә катнашу белән беррәттән, аларны күпләп сату. Тик әлегә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә мең мәшәкать белән көрәшергә туры килә. Шулай да тырыш тегүчеләре булганда цехның киләчәге якты булуына һич кенә дә шик юк.
Айдар ШӘЙМӘРДАНОВ |
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |