|
|||||
|
Калфагым, әй, калфагым...
Яңа каралган чагы, Хәмдиягә сүз әйтмәгез, Зиһене таралган чагы... Калфак кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле — йола киеме дә саналган, чөнки татар кызына чәчен каплап йөрү мәҗбүри булган бит. Чәчләрен шомартып тарап ике толымга үргәч, ул башына күлмәгенә төстәш калфак киеп куйган. Калфак әлегәчә аңлашылып бетмәгән серле-кызыклы тарихка ия. Безнең якларга XVII—XVIII гасырларда килеп чыккан сәяхәтчеләрнең рәсемнәренә караганда, ул чорның хатын-кызлары өскә таба очлайтып ясалган каты баш киемнәре кигәннәр. Сөембикәбезне дә әнә шундый башлык белән күз алдына китерәбез. Тикшерүче-галимнәрнең күбесе калфакны да шул баш киеменнән килеп чыккан дип исәпли. Ничек итепме? Башлыкның каты нигезен алып, йомшак тукымага алыштырганнар, очын исә артка яисә бер кырыйга янтайтып салганнар. Ишеткәнегез бардыр:
Күз алдымнан бер дә китми Кырын салган калфагың... Әмма каты нигездәге биек баш киемнәре әле дә безнең тугандаш халыкларда — казакъларда, төрекмәннәрдә, кыргызларда яшәп килә. Бәлки, борынгы заманнарда барлык төрки халыклар да шундыйларны кигәндер. Аларның күннән тегелеп, төрле тәңкәләр, аеллар белән бизәлгән булуы да ихтимал. Бернәрсә дә бер генә урында тормый. Кешеләр дә, киемнәр дә үзгәрә. Калфаклар да шулай ук. Безнең көннәргәчә аларның берничә төре килеп җиткән. XIX гасырның беренче яртысында татар кызлары башлык рәвешендә бәйләнгән озын калфаклар кигән. Җырдагы Хәмдиянең ак калфагы да шундый. 70-80 см озынлыкта итеп ак җептән бәйләнгән һәм очын артка ташлап киелгән ул. Маңгай турысына чуклар, тәңкәләр яки ука-чачак дигән махсус бизәкләр тезелгән. Башка төрки халыкларның хатын-кызлары кебек үк, безнең кызлар да баш киеменең маңгай өлешен әнә шулай матурлап бизәгәннәр. Күрәсең, башның бу өлешен күз тиюдән саклау максаты да куелгандыр. Төрле төсле ефәк җепләрдән бәйләнгән калфаклар тагын да затлырак күренгән, аларны бәйләү өчен зур осталык соралган. Андый калфакларны Казан, Уфа, Касыйм шәһәре кызлары киеп йөргәннәр. Шәһәр халкын үз осталыклары белән таң калдырасы килгән кызлар калфакларын бизәгәндә ниләр генә уйлап чыгармаган! Тамбур белән чәчәкләр чигү, тукыма чәчәкләрдән аппликацияләр ясау дисеңме! Ефәк кисәкләрен төреп, таҗ яфраклары рәвешендә тезгәч, бүртмә бизәкләр — «тере» чәчәкләр килеп чыккан. Калфакның буеннан-буена чук тезү очраклары да булган. XIX гасыр ахыры— XX гасыр башында бәрхет калфаклар киң тарала. Алары инде очлы башлы түгел, киресенчә, түгәрәкләп ясала. Андый калфак инде башка киелми, чәчкә генә кадап куела. Кечерәя торгач, XX гасыр башында калфак декоратив чәч каптыргычына әверелеп кала диярлек. Андыйларны без музейларда да еш очратабыз. Бу калфаклар алтын җеп, энҗе, сәйләннәр белән чигелгән. Бизәкләр, гадәттә, бер генә мотивта ясалган, мәсәлән — алтын каурый, чәчәк бәйләме яисә җәннәт бакчасы... Әмма алар, барлык буш урынны тутыру максатын куймыйча, калфакка тыйнак һәм нәфис төсмер биреп торган. Калфакның маңгай өлешенә туры килгән алгы кырые гына тоташ орнамент белән чигелгән. Традицион костюмның башка өлешләре кебек үк, калфак та матурлык өчен генә хезмәт итмәгән. Аның башка вазифалары да булган. Мәсәлән, кияүдәге хатын-кызның баш киеме яшь кызларныкыннан аерылып торган. Өлкәнрәк хатын-кыз калфак өстеннән яулык япса, яшьләр аны болай гына кия алганнар. Яшь кыз үзенең чәчләре белән горурланып йөргән, кияүдәге хатын-кызлар кебек, аларны яшермәгән. Тора-бара, чәчләрне саклау вазифасына гына хезмәт итмичә, калфак хатын-кызның социаль һәм матди хәлен чагылдыручы билгегә әверелеп киткән. Бай хатын-кыз затлы, бизәкле калфаклар кисә, ярлылары гадирәкләре белән чикләнгән. Хәер, гомер-гомергә кешенең байлыгы турында аның киеменә карап фикер йөрткәннәр бит... Диләрә СӨЛӘЙМАНОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |