|
|||||
|
Кама бүрек, каю читек— асыл төрки үрнәгеКешене киеменә карап каршылыйлар, акылына карап озаталар, ди халык. Бу әйтемдә тирән мәгънә ята. Чынлап та, акыл кешене характерлаучы төп сыйфат. Әмма борын-борыннан бирле халык кием-салымга битараф булмаган, ул аны даими төстә камилләштергән, яшәү шартларына яраклаштырган. Шул рәвешле һәр милләтнең үзенә генә хас кием формасы барлыкка килгән. Киемгә карап хәтта тарихны өйрәнәләр. Дөрес, вакыт үтү белән интернациональ мотивлар өстенлек ала башлады. Шулай да һәркемнең үзенчә киенәсе, нәрсәсе белән булса да башкалардан аерылып торасы килә. Ләкин дөнья бер урында гына тормый, ул туктаусыз үзгәрештә. Инде менә миллилек өскә калкып чыга башлады. Шушы җәһәттән татар халкының киеменә тарихи экскурсия ясау да урынлы булырдыр, мөгаен. Моннан берничә мең, еллар элек безнең әби-бабаларыбыз йон, күн, тиредән тегелгән киемнәр кигәннәр. Бу аларның күчмә тормыш белән яшәвеннән, хайван асрау белән шөгыльләнүеннән килгән. Ирләрнең башында хайван яисә җәнлек тиресеннән тегелгән өскә таба очланып торган колакчынлы бүрек булган. Сугыш вакытында алар шундый ук тимер баш киеме кигәннәр. «Төрки» сүзе кытай телендә тимер баш киеме дигәнне аңлата да. Җылы штанны кәҗә тиресеннән, аска таба киңәйтә төшеп теккәннәр. Ул биш-алты елга чыдаган. Өстән чапан, аның астыннан ике кырые ерык киң җилән кигәннәр. Аякта күн яки киез итекләр булган. Хатын-кызлар киеме дә шундый ук диярлек. Ләкин алар нәфисрәк эшләнгән, төрле чигешләр белән бизәлгән. Алтын Урда чорында төрки татарлар шәһәр, авылларга төпләнеп утрак тормыш корганнар. Тормыш рәвешендәге үзгәреш кием-салымга да йогынты ясаган. Киемнең нәфис, зәвыклы, матур булуына күбрәк игътибар бирелгән. Күлмәк, халат һәм башка шуның ише әйберләрне ефәктән тегә башлаганнар һәм аларны бае да, ярлысы да кигән. Ефәк матурлыгы өстенә бет ияләштермәве белән дә игътибарны җәлеп иткән. Шуңа күрә аңа ихтыяҗ зур булган. Ефәк төялгән кәрваннар бөтен Алтын Урда буйлап йөреп торган. Төрки татарлар чиста, пөхтә, ә керемлерәкләре, хәтта бик купшы киенергә яраткан. Уңайлы, затлы, күркәм кием кешене бизәп торган, аның күңелен күтәргән. Тире бүрекләр рус патшаларының да күзен кыздырган. Алар да төрки татарларныкы кебекне үк кияргә тырышканнар. Мондый кием кигән дәрәҗәле кешеләр затлылыкта, тәрбиялелектә, мәгънәлелектә бер-берсе белән ярышканнар. Башка төрки халыкларның киеме дә татарларныкыннан әлләни аерылмаган, бары татарлар тирене генә күбрәк кулланганнар. Революциядән соң төркиләрне милли республикаларга бүлү башлана. Аларга төрле милли кием кидерү кирәк була. Төркиләрнең тарихлары, мәдәниятләре уртак булганлыктан, бу эш җиңел генә бармый.. Менә Төркестанны гына алыйк. Ул гасырлар буена чик аермаларын белми яши. Һәм дүрт республикага бүленгәннән соң, билгеле инде, дүрт төрле милли кием дә уйлап табарга туры килә. Мәсәлән, төрекмәнгә сарык тиресеннән тегелгән зур бүрек кидерәләр. Үзбәккә — түбәтәй, кыргызга — очлы киез эшләпә. Берсе аркылы сызыклы халат кисә, икенчесе — буйлыны. Төрки татарларга түбәтәй, ә башкортларга исә тире бүрек эләгә. Әзәрбайҗан, кумык, карачайларга революция алдыннан гына кавказ киеме кидерәләр. Әй, аннан ни мәгънә, тире бүрекне татарлар да кия ич? Кышын түбәтәй белән йөри алмый ләбаса ул диярсез, бәлки. Башкортка да җәйге челләдә тире бүрек белән йөрүе кыен. Ихтимал, аерым кешеләр башкача уйлыйдыр, әмма болай фикер йөртергә нигез бардыр дип уйлыйм. Менә бит, халыкларны, милләтләрне кием-салым җирлегендә дә бүлгәләп була икән. Безнең чорда барча төрки халыклар да диярлек гарепнекенә хас кием кия. Ләкин төркиләрнең каныннан килә торган матурга, затлыга, купшыга омтылу гадәте үзен һаман сиздерә. Әйтик, Урта Азия (Төркестан) һәм Әзәрбайҗанда яшьтән үк бай һәм матур киенергә яраталар. Бәясеннән тормыйлар, чит илнекен дә сатып алалар. Бу бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә хас. Әйбәт киенү ата-ана һәм тирә-юньдәгеләр тарафыннан да хуплап кабул ителә. Киеме яхшы кешенең кәефе дә күтәренке була, ул үзен ышанычлырак та тоя. Зәвык белән киенеп йөрүче яшьләр тәрбиялерәк, мәдәниерәк, камилрәк булырга омтыла. Алар сыраханә тирәсендә чуалуны, сүгенүне, исереп йөрүне үзләре дә килештерми, аны башкалар да кабул итми. Ата-бабаларыбыз моны яхшы аңлап эш иткәннәр, күрәсең. Ә төрки татарларның киеме нинди хәлгә килде соң? Хәтта кибет киштәләре әйберләрдән сыгылып торган 60—80 нче елларда да татарлар яхшы киенде дип әйтмәс идем. Чөнки җәмгыятебез кырысланды, усалланды, йөгәнсезләнде. Бу, әлбәттә, объектив рәвештә кешеләрнең үз-үзләрен тотуына, кием-салымнарына да йогынты ясамый калмый. Аннан соң, зәвыклы киенгән кешене намуссызлыкта, урлашуда да гаепләделәр. Шуңа күрә итәк-җиңеңне тартыбрак йөрергә, үз керемеңнең намуслымы, намуссызмы юл белән килүен һәрчак истә тотарга мәҗбүр итте. Бу мода каян килгәндер, төркемнәргә йөрүче яшьләребез берзаман резин итек, җылы сырма, спорт киеменнән йөри башлады. Бу үзенә күрә пролетариатлыкны, «хезмәт белән табылмаган керемгә каршы көрәш»не аңлатты булса кирәк. Бу уңайдан башка икенче бер сорау килә: «Әлеге моданы уйлап чыгаручы кем? Безгә әле түбәтәй, әле бүрек ише әйберләр кидерүчеләр түгелме?». Чын мәгънәсендә уйланырлык хәл, эленке-салынкы киенгән кеше, гадәттә, сүгенүдән дә, эчүдән дә, сугышудан да тартынып тормый. Нәтиҗәдә мондый яшьләрдә үзе һәм якыннары язмышына карата битарафлык хисе тәрбияләнә. Ә халык алтыдагы алтмышка, дип юкка гына әйтмәгән. Әйе, кием акыл түгел, әмма ул кешене акыллы итә. Безгә, татарларга да, бу хакта уйланырга вакыт җитте. Зәвыксыз кием милләтне эчтән таркатуга, аның каршы торучанлыгын киметүгә, манкортлыкка этәрүгә китерә. Рафаэль БӘЗЕРТИНОВ
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |