![]() |
|
||||
|
Борынгы читек - яңа ачыш... Россия музейларының күбесендә безнең читекләр куелган. Бер-берсенә охшаган ике пар читек сирәк очрый, ләкин музей коллекцияләре бик бай диюе кыен. Чынлыкта, XIX гасыр ахырында һәм XX йөз башында эшләнгән әйберләр белән яхшы таныш без. Ә тарихи мәгьлүматлар татар читекләренең Көнбатыш Европада XIX гасыр урталарында ук киң таралуы, соралуы хакында сөйли. 2003 елның язында кулыма Германия күн музее каталогы килеп эләкте. Кызыксынып укый торгач, бизәкле татар читекләре — "күн мозаика" дип исемләнгән алты пар соклангыч гүзәл, төсле итекләр — озын кунычлы читекләр хакындагы мәгълүматка хәйран калдым. Аларны танымау мөмкин түгел — болар Казан татарларының иҗат җимешләре! Әмма немец коллегаларыбыз аларны ни өчендер Кавказда эшләнгән дип фаразлаганнар һәм "Кавказ" бүлегенә керткәннәр дә. Оффенбах-на-Майне каласы белән хат аша бәйләнешкә кердек. Музей хезмәткәрләре хатыбызга җавап һәм экспонатларның төсле фотосурәтләрен җибәрделәр. Германия күн музееның бизәкле аяк киемнәренә багышланган экзотик күргәзмәсенә унөч әйбер куелган — унбер пар аяк киеме, янчык һәм мендәр. Читекләрнең һәркайсы исең китәрлек, ә кайберләре читек промыселының моңарчы безгә таныш булмаган яңа сәхифәләрен ача. Йомшак читекләрнең ике пары гаҗәп: күн мозаика көмеш һәм алтын җепләр белән чигелгән. Рус тарихчысы Николай Костомаровның "тезгә җитеп торган сафьян оеклар" дигәне, күрәсең, шушы читекләр булгандыр. "Ичетыги" дигәне — төсле, кызыллы-сарылы, алтын белән чигелгән, кунычка мөгез, яфраклар каелган, энҗеләр таккан аяк киеме.
Кызганыч, Казан татарларының казанышы — халык иҗаты, сәнгать әсәре буларак, читекләр фәнни классификацияләнмәгән. Шуңа күрә дә немец галимнәре безнең халыкта популяр булган читекләрне башта Кавказ, аннан Кырым татарлары иҗаты дип кабул иткәннәр дә. Әмма барыбер Германия күн музее туплаган бу экспонатлар Казан татарлары һөнәрчелеге тарихын яңа күз белән карарга мөмкинлек бирә. Күн мозаика киң таралган заманны ачыклап кына калмыйча, күптөрле, кабатланмас бизәкләргә карап, халык осталарындагы саекмас фантазия, осталыкка — камиллеккә омтылышка сокланабыз. Халкыбызның бизәкле күннәре хакындагы китабым тиздән Мәскәүдә "Культура и традиции" нәшриятында басылып чыгачак. Бу коллекция китапта тулырак сурәтләнә. Лилия САТТАРОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |