![]() |
|
||||
|
Камзуллар
Шунысын да әйтик, камзул сыман кыска, җиңсез кием күп халыкларда билгеле. Мәсәлән, Көнбатыш илләрендә, шул исәптән Балтыйк буе дәүләтләрендә дә, билгә җитешле җиңсез корсеткалар кигәннәр. Ә руслар шул корсеткага өстәп, бөрелгән итәкле "лиф-корсетка"ны кабул иткәннәр. Төптәнрәк уйлап карасак, татарның җиңсез киеме дә әүвәл камзул дип аталмаган. Бер җирдә кысмабикә, икенчесендә — кесәбикә, өченчесендә — бустырык... XVII—XVIII йөзләрдә Көнбатыш Европа илләрендә парчадан тегелгән билле, тезгә җитеп тора торган җиңсез ирләр киеме модага керә, французча Camisole. Шул рәвешле шәһәр аристократлары арасында камзол киң таралыш таба. Әмма ни хикмәт, камзол тора-бара башлыча татар, башкорт һәм казах халкында гына сакланып кала. Аеруча татар кешесе бу яңа киемне үз итеп кабул иткән. Аның сәбәбе дә ачык, чөнки өлгесе безнең киемнәргә ятышлы. Тукымасын исә халык үзенчә яңарта. Шул рәвешле яңа тукымадан тегелгән камзолның камзулга үзгәрүе бер дә гаҗәп түгел. Бактың исә, чоба, җилән, бишмәт ише киемнәр дә шундый ук тарихи үзгәреш кичергәннәр икән ләбаса. Шулай булгач, камзулны татарга читтән кергән кием итеп карау, тамырдан, дөрес түгел. Ата-бабаларыбыз киемне үз гореф-гадәтләре һәм зәвыкларына туры китереп кабул иткән, аннан соң тормыш таләпләреннән чыгып, үзенчә яңарткан. Шуңа күрә камзул бүген дә татар милләтен билгеләүче кием төрен тәшкил итә икән, моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк. Элегрәк камзуллар чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч һәм биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булганнар. Алар нигездә бер үк өлгедә киселеп, бер-берсеннән фәкать төсе һәм кайбер детальләре белән генә аерылып торганнар. Мәсәлән, ирләр камзулы карасу төстәге фабрика тукымасыннан тегелгән, аны өйдә генә кигәннәр. Заманында ир-егетнең күлмәк-ыштан өстеннән камзул киеп җәмәгать каршына чыгуы кулай күрелмәгән. Хатын-кызларда исә камзул кешелеккә киелә торган җәйге һәм бәйрәм киеме булып саналган. Аларны ачык төстәге бәрхеттән, яисә Урта Азиядән килгән әдрәс, бикасаб тукымасыннан теккәннәр. Мондый әдрәс камзуллары керәшен татарларының һәм Ука-Сура, Чепца буенда яшәүче татар карчыкларының сандыгында бүгенге көндә дә саклана эле. Ә байбичәләр камзулларын ефәк җепләр белән тукып эшкәртелгән саллы парчадан, штоф сыман ефәктән тектергәннәр. Кызганычка каршы, татарның билле камзуллары акрынлап онытыла башлады. Соңгы елларда хәтта сәхнә артистлары арасында да билсез һәм үтә ачык чигешле камзуллар күзгә ташлана. Югыйсә, камзулны чигү гадәте безнең халыкка хас булмаган. Ә нигә соң әле без тырышыпмы-тырышып халкыбыз дистә еллар иҗат иткән чын татар камзулларын бозабыз? Галиябану һәм Хәлилләр кигән камзуллар бөтенләй үзгә, карап туймаслык матур һәм гәүдәгә килешле булганнар бит. Рәмзия МӨХӘММӘДОВА,
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |