![]() |
|
||||
|
Беләзегем, йөзегем...Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре
Болгар бабаларыбызның ювелирлык осталыгы татар халкында XX йөз башына кадәр яшәп килгән. Катлаулы ысуллар белән зиннәтләп эшләнгән бу бизәнү әйберләре музей коллекцияләрендә дә шактый күренә. Мөселман хатын-кызларының бизәнү әйберләре асылда өч төргә бүленә: баш, муен-күкрәк, кул. Шулар арасында иң затлысы булып чәч тәңкәләре санала. Бактың исә, ниндиләре генә юк аларның, гадиләре дә, буынлы һәм көянтәлеләре дә... Мәсәлән, толым очына чәчүргеч ярдәмендә тагылган чулпы чәчне килешле итеп асылындырып торган. Ә чәч кырыеннан, яулык астыннан күренеп киткән зиннәтле чулпылар чылтыр-чылтыр чылтыраганнар. Европа сәяхәтчеләре мөселман хатыннарын нәкъ менә шул чулпы тавышыннан таныганнар. Ә колак алкалары (колакса, саргада) баш белән бәйләнешле бизәнү әйберләренең икенче төре. Фирүзә һәм якут ташлар белән бизәлгән "челтәрле" алкалар татар алкасының иң борынгысы. Мондый алкалар керәшен хатыннары баш кием комплектында XX йөз башына кадәр сакланып килгән. Ә инде соңгы чорда татар хатыннары ай рәвешендәге калач һәм тамчылы алкаларны яратып кия башлыйлар. Зур ювелир осталык таләп иткән муен-күкрәк бизәгече — яка чылбыры дип атала. Исеменнән үк күренгәнчә, ул күлмәк якасының (изүенең) каптырмасы хезмәтен үтәгән. Аның челтәрле каптырмалары яка башына беркетелеп, "чылбырлары" күкрәк астына ук төшеп торган.
Тора-бара бу йола онытыла. Замана ювелирлары чын сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп, астарсыз гына яңа төр хәситәләр иҗат иткәннәр. XX йөз башында көмеш кашлы муенсалар һәм төрле ташлардан эшләнгән "Муен төймәләре" тарала. Ә байбичәләр арасында алтын чылбырлар бәйләү модага керә.
Әйе, халкыбызның күңел бизәкләре гаҗәеп күптөрле. Алъяпкычы, калфагы, беләзеге-йөзеге дисеңме, барысы да милли сандыгыбыз асылташлары. Ә инде аларның тормыш күгебездә балкып януы, анысы татарның үзеннән тора. Рәмзия МӨХӘММӘДОВА,
“Сөембикә” журналы, №12/2001
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |