|
|||||
|
Әбиемнең ак яулыгыАк яулык... Халкыбызның борынгыдан сакланып калган йоласымы? Әллә татар хатын-кызларына хас сафлык-пакьлек билгесеме? Йомгак серен ачу өчен иң элек ак яулыкның тарихына күз салыйк. Болгар әби-бабаларыбыз чорында ук татар хатын-кызлары йомшак ак калфак, шарсыман башлык кигәннәр . Никахлы ханымнар исә башларына тукыма япма ябып йөргәннәр. Бу аңлашыла. Чөнки дини йолалар буенча, чәчне читләргә күрсәтергә ярамаган. XIX гасырның һәр очракка ярашлы яулыгына чаклы әлеге баш япмасы шактый озын юл узган. Татарларның иң борынгы баш япмасы "тастар" дип аталган. Читтән кергән тукымалар йогынтысында бу япма өчпочмаклы һәм дүртпочмаклы "өрпеккә" әверелгән. Мондый яулык башка ачык төстәге тар тасма белән бәйләп куела торган булган. Бу тасма яулыкны үзенчә бер матурлап торган. Шул яулык өстенә шарсыман яисә конус рәвешендә колакчанлы "кашпау" башлыгы киелгән хатын-кыз, дәрәҗәсенә карап, бу башлыкны көмеш тәңкә һәм сәйләннәр белән бизәгән. Соңрак урта гасырдагы баш киемнәрен, Европа модасына ияреп, биек итеп тегә башлаганнар. XVIII гасырдан татар хатын-кызлары тормышына зур "кашпау" - башлык урынына чәчне каплап торган калфак та кереп киткән. Яшь-җилкенчәк кызлар бу калфакны тәңкәле, чуклы чәчүргечләр белән килештереп кияргә яратканнар. XVIII гасыр ахыры, XIX гасыр башында Россиядә кәшәмир шәлләр бик популярлашкан. Шул уңайдан мөселман хатын-кызлары да яулык һәм шәлләр белән кызыксына башлаган. Алар бу яулык-япмаларны ике катлап (эчке һәм тышкы) бәйләп йөргәннәр. Эчтәге чигүле ак яулык маңгай һәм муенны каплап торган. Шул рәвешле фабрика яулыклары "тастар"ны модадан этеп чыгарган. Чигүле баш киемен дүртпочмаклап бәйләнгән яулык алыштырган. Аның өстенә шарсыман башлык яисә почмаклап бөкләп, артка бәйләүле икенче яулык кайланган. Өйдә ак яулыктан, урамда катлы яулыктан йөргәннәр. Гадәттә, өске яулык асылындырып буш итеп бәйләнгән. Бу хатын-кызга йөзен яулык очы белән капларга мөмкинлек биргән. XIX гасырның икенче яртысында яулык дүртпочмаклы япманы тулысынча алыштырган. Бары тик өлкән яшьтәге бай хатыннар гына "өрпәк" киеп йөргән. XX гасыр башында зур калфак декоратив каптырмага әверелгән. Ул эчкә тегелгән эләктергеч белән беркетелгән. Ул чорда татар хатын-кызлары кешелеккә чуклы ефәк шәл бөркәнгәннәр. Бормалы тарихи юл үткән ак яулык безнең чор татар хатын-кызларына да килеп ирешкән. Һәм ул бүгенгәчә аларның алыштыргысыз баш киеме санала. Карина БУЛЫЧЕВА. “Сөембикә” №11/1999
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |