|
|||||
|
КалфакКалфак — татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре. XVIII—XIX гасырлар белән чагыш-тырганда, калфакларның формасы, бизәлеше һәрвакыт үзгәрә тора. Элек йомшак трикотаж яки бәйләнгән чигүле ак калфаклар популяр булган. Аларны зур, башка киелә торган итеп теккәннәр яки бәйләгәннәр. XVIII гасыр калфаклары бизәлешендә синель ябыштыру һәм «тырнак алмалау» техникасы өстенлек алып торган. «Тырнак алмалау» ысулы белән өчпочмакка бөкләнгән кечкенә тукыма кисәкләре кулланып күптөсмерле чәчәк элементлары ясалган. Шуннан соңгы чорларда чуклары аркага кадәр төшеп торган «капчык» калфаклар булган. Алар, бәрхеттән тегелеп, алтын ука белән чигелгәннәр. XIX гасыр урталарында кечерәк «капчыклы» хәтфә калфаклар барлыкка килгән. Еш кына андый калфакларны яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөри торган булганнар. Әкренләп каты кырпулы зур калфак кечерәя, декоратив каптырмага әверелә. XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр калфакларның бизәлешенә, ука белән беррәттән, ак, сирәк кенә төсле энҗе, сәйлән бөртекләре кулланып чигү керә бара. Бүгенге көндә кечкенә калфакларны сәхнәләрдә генә кияләр, ә көндәлек кулланылышта түбәтәйгә охшаганрак такыя калфаклар йөри. Олырак яшьтәге хатын-кызларыбыз әлеге калфаклар өстеннән яулык яки шәл ябалар. Калфак тегү һәм чигүКалфак өчен кирәкле әйберләр: хәтфә (бәрхет), эчлегенә сатин яки ситсы, калфак киңлегендә һәм 6 см биеклектә корсаж лента (каты тукыма), бизәк төшерү өчен аксыл тукыма кисәге, вак энҗе, аксыл яки ак төстәге сәйлән бөртекләре, пыяла сәйләннәр. Эш вакытында сәйләнне савытның капкачына яисә, энәгә җыярга җайлы булсын өчен, тукыма кисәгенә чәчәргә кирәк. Сәйләнгә җиңел сыярлык нечкәлектә ике энә, ак җеп алыгыз. Киерге түгәрәк һәм дүртпочмаклы булырга мөмкин. Махсус эшләнгән чигү җайланмасы булса, ике кул белән чигәргә бик уңайлы. Бизәкне ак тукымага төшерү өчен копировка кәгазе кирәк булачак. Эшнең барышы Каты кырпулы калфакКалфакларны каты кырпулы хәтфә, декоратив алымнарына карап энҗеле, тәңкәле калфак дип йөрткәннәр. Буе якынча 22 см, иңе 16—18 см лы ике катлы хәтфә әзерләгез. Плюш калфаклар да матур күренә. Төсен милли киемегезгә, камзулыгызга туры китереп сайлагыз. Калфакның астагы маңгай өлеше якынча 6 см биеклектә, өске ягы 16—18 см озынлыкта була. Маңгай өлеше өстенә бөкләр өчен 1 — 1,5 см материал калдырыгыз. Калфакны аерым өлешләрдән дә тегәргә мөмкин. Эшнең башында өлге әзерләргә кирәк. Аны сез үзегез дә эшли аласыз. Бер дә булмаса, китапта бирелгән рәсемнәрне копировка кәгазе аркылы төшерегез һәм, барлыкка килгән өлгене ике катлы хәтфәгә куеп, тегү җөе өчен урын калдырып кисегез. Шулай ук эчлекне дә кисегез һәм калфакның арткы өлеше белән бергә читкә куеп торыгыз. Чигәр алдыннан калфакның алгы өлешенә бизәк төшерергә кирәк. Аны ак җеп кулланып өзек-өзек сызыклар белән ясарга була. Калфак өлешләрен тоташтыруЧигүле маңгай өлешенең өстен 1 —1,5 см киңлектә эчкә бөкләп, калфакның сул ягыннан тегеп чыгыгыз. Сул якта 0,5—0,7 см лы җөй барлыкка килер. Калфакның икенче — чигүсез өлешендә дә шундый җөйләр ясагыз. Соңыннан, калфакның ике өлешен дә уң яклары белән бергә тоташтырып, бер кырыеннан тегеп чыгыгыз. Хәзер исә 6 см киңлектәге калын киндер яки корсаж тасманы калфакның сул ягында калдырылган 0,5 см лы җөйгә беркетегез. Ул калфакның маңгай өлеше йомарланмасын, формасы саклансын өчен беркетелә. Шуннан соң калфакның икенче ягы тегелә. Калфак бияләйне хәтерләтер. Аның эчлеген дә тегеп, беркетеп куегыз. Башка сыймый торган кечерәк размерлы калфакка, күренеп тормаслык итеп, резин тасма тегәргә кирәк. Нурзия Сергеева. "Татарская вышивка", Казан,
"Магариф", 2005 ел
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |