|
|||||
|
Милли баш киеме - ТүбәтәйФ.Г. Габдуллина Төрки мөселман халкында, шул исәптән татарларда да, милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала. Түбәтәй — ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да, тәкъвалыгын 1 да күрсәтә. Менә шуңа күрә борынгы татар халкы тәкъва кешеләргә карата: «Ул түбәтәй белән туган», — дигән. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Ирләр кия торган әлеге баш киеменең көн дә кия торганын, гадәттә, чигелмәгән кара хәтфәдән (бәрхеттән) тегәләр. Казан татарларында аеруча тигез түбәле hәм түбәсе очланып торган түбәтәйләр тегелә. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә. Соңгы вакытта ул мөселман халкының гадәти баш киеме вазифасын гына үтәсә дә, тарихи язмалардан чыгып, аның ислам динен кабул иткәнгә кадәр барлыкка килүе ачыклана. Кәләпүш — бу да түбәтәйнең бер аталышы. Кәләпүш асыл Бохардан, сартлардан2 чыккан баш киеме. Түбәсендә ефәк чугы да була. Кәләпүш фарсы сүзе: кәлә -баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә. Ягъни «намазга керешкәндә башыңны капла» дигән мәгънәдән алынган булса кирәк. Түбәтәйләрнең формалары күп: сай, баш өсте очлаеп килгән, чуклы hәм цилиндр формасында булалар. Бүгенге көндә татар халкының баш киемнәре, чигешләре белән яшьләр дә кызыксына башлады. Түбәтәй чигү өчен кирәкле материаллар, эш кораллары hәм җайланмалар — Yзеңә ошаган бәрхет. Yзең иҗат иткән түбәтәй бизәген кәгазьдә ясау (сызымын сызу) Әлбәттә,
үзеңә бизәк иҗат итү җиңел
эш түгел. Монда авторның сәләтле, сәнгатьтә
өлгергән булуы мөhим hәм ул геометрия фәнен
яхшы белергә тиеш. Түбәтәй чигү hәм тегүнең технологик картасы 1. Өлге (лекало) ясау. Түбәтәй ике өлештән тора: түгәрәк түбә hәм маңгай өлеше, ягъни, түбәтәйнең кырые. Түбәтәйнең кырые (ян-ягы) параллелограмм формасында була. Өлгене картоннан эшлиләр. Мәсәлән 57 үлчәм. L=57+2+l=60 (см) ян-як озынлыгы, биеклеге 10 см. Озынлыгы = баш үлчәме + 2 см (шпагат керткәндә җыела) + 0,5 см x2 (тегәргә). Түбәтәйнең түбәсе түгәрәк рәвешендә киселә. Аның диаметры болай табыла: мәсәлән, С-баш үлчәме. 58 нче үлчәм өчен түбә кисәргә кирәк. С= 2пR C=пD п=3,14 D= С/п, D= 58 cм/3,14 = 18,5 см. 60 нчы үлчәм булган түбәтәй түбәсенең диаметры 19 см була. 2. Түбәтәй кырыен кисү. Кырые, ян-як өлеше өчен бәрхетне, ак тукыма hәм тастарны, үлчәмгә туры китереп, кыекка кисәргә. Өлгене бәрхет өстенә, рәсемдә күрсәтелгәнчә, кыекка (по косой) салып сызарга hәм кисәргә. 3.Түбәтәй түбәсе кисү. Әйләнә озынлыгын баш үлчәменә туры китереп , өлге ярдәмендә түгәрәк түбә киселә. 4. Бизәк төшерү. Кәгазьгә үзеңә ошаган бизәкне төшерергә. Күчермә кәгазь аша түбә өчен бизәкне ак тукымага төшереп, ак тукыманы бәрхетнең сул ягына тегәргә.Шуннан соң энәгә ак җеп саплап, туры атламнар белән бизәкне бәрхетнең уң ягына чыгарырга. Түбәтәй кырыена гадәттә өч (4,5) бизәк төшерелә. Моның өчен түбәтәй кырыена дип киселгән ак тукыманы урталай бөкләп, маңгай турысын табарга hәм нокта куярга. Тегү өчен запасны исәпкә алмыйча, ак тукыма озынлыгын өч тигез өлешкә бүлеп, тагы ике нокта билгеләргә, шул нокталар аркылы вертикаль сызыклар үткәрергә. Алар бизәкләрнең үзәк сызыклары булыр. Шул өч үзәк сызыкка туры китереп, өч бизәк төшерергә, ак тукыманы бәрхеткә беркетеп, бизәкләрне бәрхетнең уң ягына чыгарырга. 5. Киергене эшкә әзерләү hәм бизәкне чигү. Киергегә тарттыру өчен әзерләнгән ныклы тукыманың (35x35 см2) уртасын түгәрәкләп кисеп, сыпылмасын өчен түгәрәк кырыен тегеп, киергегә нык тарттырып кидерергә. Сәйлән белән чигү өчен, алда аңлатканча, бәрхетне киергегә нык итеп тарттырырга кирәк. Бизәк төсенә туры китереп сәйлән сайларга. Сәйләнне нечкә энә белән җепкә тезәргә, аннан соң hәр сәйләнне бизәк буенча тегәргә. Сырганчы чигү эшен бетерергә кирәк. Сәйлән белән чигү ысуллары югарыда күрсәтелгән. Түбәтәйнең матурлыгы чигүченең бәрхет төсенә hәм бизәккә карап сәйлән сайлау осталыгына, эш башкарудагы төгәллегенә, пөхтәлегенә, сәйләнне тигез итеп урнаштырып, беркетә алу сәләтенә бәйле. 6. Эчлек кисү. Эчлек караңгы төстәге сатиннан яки саржадан киселә. Эчлек тә бәрхет кебек кыекка киселә, әмма буе hәм иңе бәрхет тышлыктан 1 см га зуррак була. 7. Эчлек белән бәрхетне кушып тегү. Ян-як өчен бәрхетне hәм эчлекне уң яклары белән эчкә каратып салырга, бизәккә карап бер ягының (асты) кисем кырыйларын тигезләргә, энәләр белән беркетергә. Кисем кырыеннан 3 мм hәм 1 см калдырып, икесен бергә кушып күкләргә hәм 5 мм калдырып кара җеп белән тегәргә. 8. Күкләгән җепләрне суырып алырга, ян-якны уң якка әйләндерергә, җөйне тигезләргә hәм кыек атламнар белән җөйне эчлек ягына 2 мм авыштырып күкләп чыгарга. Шуннан соң бәрхет ягыннан 2 юл белән бастырып, кул яки тегү машинасында тегәргә. 9. Ян-якка hәм түбәгә, бәрхет белән эчлек арасына киндер тастарны урнаштырып, ак җеп белән типчеп чыгарга. Эчлекне бәрхетнең сул ягына куеп, сырганда бәрхет авышмасын очен, кырыйдан 1 см эчкә кереп күкләргә. 10. Түбәдә сыру юлларын өлге буенча сызып чыгарга. 11. 10 нчы рәсемдә күрсәтелгәнчә (кара, калын сызыклар) дугасыман юлларны кара җеп белән сырып чыгарга. 12. Ян-якны hәм түбәне 4-6 мм юлларга бүлгәләп, сырып чыгарга. Бу юлларга сүс җебегез керерлек булсын. Ян-якны буй җеп юнәлешендә сырырга, юллар бер-берсенә параллель булсыннар. Юллар авышмасын өчен 7-10 см ара калдырып, ак җеп белән параллель сызыклар билгеләргә мөмкин. 13. Түбәдә сырган юлларның hәрберсенә сүс җеп кертергә. Иң элек алгы (озын) дуга сыман юлларга кәкре, калын, зур күзле энә белән шпагатны түгәрәкнең читеннән үзәгенә кадәр китереп җиткерергә hәм эчлекне тишеп чыгарырга кирәк. Аннан соң сүс җепне кисеп алырга, кискән җирдә ул җепнең очы күренеп тормасын өчен, җеп кергән юлның тукымасын әз генә тартып, җеп очын эчкә кертеп җибәрергә. Шуннан соң энә белән сүс җепне бүлекнең беренче юлы янына — икенче юлга кертергә. Беренче бүлеккә кертеп бетергәч, барлык калган бүлекләргә дә шулай ук сүс җеп кертеп бетерергә. 14. Сүс җепне ян-яктагы бүлекләргә кырыйдан җөйгә таба уздырырга. Иң соңыннан ян-як буенча үлчәм сүс җебе уздырыла. Сүс җебе калын булса, түбәтәй формасын югалтмый, матур тора. Җеп йомшак икән, түбәтәй йомарлана. 15. Ян-якны буй җеп юнәлешендә тоташтырып тегәргә. 16. Түбә әйләнәсендә hәм ян-якта җөй урынын билгеләргә. Биеклеге тигез булсын очен, түбәтәй кырыеның уң ягында, астан өскә таба 8-8,5 см калдырып, акбур белән сызып чыгарга hәм күкләргә. Шушы җеп түбә белән кырыйны тоташтырырга ярдәм итәчәк. 17. Түбә белән ян-якны тигез 4 өлешкә бүлеп, тоташтыру нокталарын билгеләргә hәм бу нокталарны бер-берсенә туры китереп, әләктереп куярга (рәсем 16, 17). 18. Түбәтәйнең 8 см булган биеклеген, билгеләгән юлдан чыкмыйча гына, ян-ягын түбә өлеше белән тоташтырып күкләп чыгарга. Һәр өлештәге дүрт нокта бер-берсенә тәңгәл килергә тиеш. Биеклеген билгеләгән сызык буенча тегеп чыгарга. 19. Эчлекнең артып калган өлешен түбә ягына бөкләп, җөйне түбә ягына ябыштырып тегәргә. 20. Түбәтәйне уң ягына әйләндерегез. Эченә бераз су бөркеп, калыпка утыртыгыз hәм җылырак урынга киптерергә куегыз. Күңел җылыгызны, бөтен тырышлыгыгызны куеп чиккән бу түбәтәй күңелегезгә хуш килер hәм якыннарыгызга да ошар дип уйлыйбыз. 1 - тәкъва —
дингә бик бирелгән кеше Ф.Г. Габдуллина . "Үзебез чигәбез , Казан, "Тарих" 2003
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |