|
|||||
|
ЯҢА МОДА: Казанда хатын-кыз киемнәрен шәригать кушканча тегә башладылар"...Каршымда бик озын күлмәк кигән, чәчен-башын, муенын томалап бәйләгән өч кыз пәйда булды... Ләкин никтер болар да миңа әллә ни ошап бетми. Нигәдер күңел разый түгел. Татар кызлары болай киенергә тиеш түгелләрдер сыман. Рәсемнәрдә, киноларда күргән гарәп хатыннары күз алдына килә... Ә бу өч татар кызына карап ни өчендер сокланмадым. Кеше өстеннән алып кигән кебек иде киемнәре... Чишенсәк, без — марҗалар, яулык бәйләсәк — гарәпчә йә төрекчә, түбәтәй кисәк — үзбәкнеке. Ә минем урамда үзебезнең кызларны күреп сокланасым килә. Шәрә ботларына, ачык күкрәкләренә яки лыштырдап торган озын күлмәкләренә түгел, татарча итеп тегелгән күлмәкләренә, шул киемнәргә тәңгәл килгән кыйгач кашларына, үзәкләрне өзеп күз сирпеп алуларына..." дип язып чыккан иде Туфан Миңнуллин "Т.Я." битләрендә. Туфан абыебызны һәм тагын бик күпләрне сөендерәсе килә: Казанда, ниһаять, шәригать -кушканча зәвыклы итеп киендерә башладылар. Шәригать кушканча, димәк, кием сыланып торырга, аяк, беләзек сөяге, муен, чәчләр ачык булырга тиеш түгел. Әлеге эшнең башында апалы-сеңелле Луиза һәм Зинфира Мусаитовалар тора. Бирегә Омск шәһәреннән, үзләрендә җиңел сәнәгать иститутын тәмамлап, килеп урнашканнар. — Шәригать кушканча киенгән кыз-ханымнарны беренче тапкыр Казанга килгәч күрдек. Һәм, дөресен әйтерге кирәк, аларны ямьсезләп торган капчык сыман базар киемнәре бер дә ошамады,-диләр алар. Зинфира Мусаитова тегү фирмасына эшкә урнашкан, Казанда дуслары барлыкка килгән. Һәм көннәрдән беркөнне иптәш кызларының берсе яшьләрчә дә, шәригать кушканча да булган киемгә заказ биргән. Зинфира теккән киемнәр аңа да, аның дусларына да бик ошаган... һәм берсеннән күрмәкче икенчесе заказлар яудыра башлаганнар. Шулай итеп, бер ел чамасы элек Зинфира белән Луиза Мусаитоваларның башына шәригать кушканча киендерүче ателье ачу уе килә. — Клиентларыбызның
күбесе студент кызлар, эшмәкәр ханымнар. Без теккән
киемнәрне киеп урамга чыккан мөселман хатын-кызларыбызга сокланып
карасыннар, аларга без теккән киемнәрдә уңайлы
булсын, үзләрен "ак карга" итеп сизмәсеннәр
өчен тырышабыз,-диләр алар. -Тик мөселман хатын-кызларыбыз бик консервативлар. Мәсәлән, итәкне киң чалбарга алыштырырга, яки пута тагарга көчкә инандырабыз. Әмма әзер киемне киеп көзге каршына баскач бик канәгать калалар,— диләр кызлар. Әлегә аларның җиңел сәнәгать техникумы подвалына урнашкан ательелары бик кечкенә — нибары дүрт кеше эшли. Киләчәккә планнары зурдан -исәпләре киңәю һәм мөселман киемнәреннән торган күргәзмә ачу. Бәлки тора-бара ир-атларыбызны да мөселманча киендерә башларлар. Мөселманча тегүчеләр турында ишетеп хәтта районнан бер бабай килеп җиткән. Тик әлегә ир-ат киемнәре текмиләр, шуңа күрә бабайны кире борырга мәҗбүр булганнар. Модельерларыбыз
әйтүенчә, яз һәм җәй мөселман
киемнәрендә иң модалы булып ак, аксыл көрән,
яшькелт төсләр, ак белән караның чиратлашып килүе
саналачак. Язгы кием тукымалары кытыршы. Гомумән, 80 нче еллар модасы
кире әйләнеп кайта. Тагын шунысын да әйтергә кирәк,
Казан модельерлары исбатлаганча, мөселман хатын-кызларына хәтта
джинс чалбар кияргә дә рөхсәт ителә. Тик
ул сыланып тормаска гына тиеш икән. Рәзинә
СӘЛАХИЕВА. "Татарстан яшьләре", 11 апрель 2002 ел |
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |