|
|||||
|
Модельер МөсәгыйтоваларМатбугатта, Казан җиңел сәнәгатъ техникумы каршында мөселман хатын-кызлары өчен киемнәр тегә торган ателье ачылды, дигән хәбәр таралды. Бу турыда Интернеттан файдаланучылар да хәбәрдар булганнар. Билгеле, әлеге яңалык безне дә кызыксындырмыйча калмады. Шуңа күрә ательеның үзенә барып, якыннанрак танышырга булдык. Ак карлар юрганы астында йоклап яткан февраль кояшында коенучы Кабан күленә терәлеп үк диярлек торган техникум бинасына килеп кергәч, подвал катына төшәргә куштылар. Андагы бик күп бүлмәләр арасында, исеме язылган булмаса да, «ателье» дигәннәрен эзләп таптым. — Без әле оешу стадиясендә генә, — дип таныштырды үзе һәм берничә тегү машинасыннан торган остаханәсе белән ателье өчен җаваплы Зинфира Мөсәгыйтова. — Монысы Ира була, — диде ул аннары, тегүче хатын-кызга күрсәтеп. — Тагын ике студент кыз эшләргә теләк белдерделәр. Зинфира әйтүенә караганда, алда зур эшләр тора икән: машиналар сатып аласы, тегүчеләр, кисүчеләр табасы бар. Әмма киләчәктәге планнарның нинди булуларына карамастан, бүген инде эш башланды, дип саный Зинфира. Чынлап та, Ира тегеп торган дин тотучы мөселман хатын-кызлары киеме дә шуны раслый кебек. Ә кием тектерергә теләүчеләр инде килә дә башлаганнар. — Сезне нәкъ менә мөселман хатын-кызлары өчен киемнәр тегәргә нәрсә этәрде? — дим Зинфирага. Аның коңгырт-кара күзләрендә уйчанлык чаткылары барлыкка килә. Шушы сорауга җавап эзләгәндәй, ул өстәлдә яткан киемнәр эскизларына, машиналарга, Ирага күз төшереп алды. Аннары, берьюлы ачылып китеп, үзенең һәм бертуган сеңелесе Луизаның тәрҗемәи хәле турында сөйләде. Зинфира һәм Луиза — Омски кызлары. Үзләре туып үскән шәһәрдә урта мәктәпне тәмамлагач, Омски җиңел сәнәгать институтына укырга керәләр. Ә институттан соң, бернинди юлламаларсыз-нисез, аларның икесе дә Казанга килергә булганнар. Әле генә кулларына диплом алган кызларны, татар кызлары да булгач, Татарстан башкаласы үзенә тарткан. Техникумга килеп урнашканчыга кадәр Луиза һәм Зинфира бер фирмада институтта алган һөнәрләре буенча беркадәр эшләп алырга да өлгергәннәр. Бервакыт аларга мөселманча туй күлмәге тегәргә заказ бирелгән. Кызлар бу эшне аеруча яратып, зур зәвык белән башкарганнар. Ә ЗАГСта шушы күлмәкне кигән кәләшкә һәм егеткә сокланып караганнар, бирегә килүчеләрнең күзләре фәкать аларга гына текәлгән булган. Луиза һәм Зинфира белән бергә эшләгән Зөлфия һәм Диләрәне, үзләре иҗат иткән мөселман хатын-кыз киемнәрендә күргәч, Түбән Новогород шәһәре кешеләре аларны чит илдән килүчеләр итеп кабул иткәннәр. Әлеге Омски кызларын, барыннан да бигрәк, Казан һәм шунда яшәүче милләттәшләребез кызыксындыра. — Үзебез татар милләтеннән булгангадыр инде, — ди Зинфира, — безнең игьтибарны дин тотучы татар мөселман хатын-кызларының киемнәре җәлеп итте. Гадәттә алар ак яулык бәйләп, караңгырак төстәге пәлтә кияләр. Карар күзгә бик матур булып күренсәләр дә, йөзләрендә ниндидер моңсулык сизелә сыман. Гарәп хатын-кызлары өчен бу, бәлки, бик яхшыдыр да, әмма Казан бит Гареп һәм Шәрекъ мәдәниятләренең чат уртасына күпер булып урнашкан. Шулай булгач, ул киемнәрдә дә чагылыш табарга тиеш. Бер үк вакытта, милли төсмерләрне дә онытмаска иде. Минем дин тотучы милләттәш хатын-кызларыбызның бик матур итеп киенеп йөрүләрен күрәсем килде. Бу бит үзенә күрә яшәү рәвешен пропагандалау да. Бу — шәригать каннуннары нигезендә дөрес киенү үрнәге. Әнә шуны истә тотып, татар-мөселман хатын-кызлары өчен үзләренә генә хас киемнәр булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Кызлар шушы фикерләрен гамәлгә ашыруда яклаучылар табалар. Шул уңайдан алар иң беренче итеп Казан җиңел сәнәгать техникумы директоры Леонид Евдокимов, исемен китерәләр. Ул кызларның бер генә үтенечен дә игътибарсыз калдырмый икән. Зинфира белән тиздән бөтен куәтенә эшләп китәчәк ателье турында сөйләшкәндә, аның сеңелесе Луиза килеп керде. Биредә тегәргә тәкъдим ителә торган киемнәрнең эскизларын Луиза иҗат иткән. — Сезнен кайсыгыз мөдир дә, кайсыгыз аның урынбасары? —дип сорыйм кызлардан. Алар икесе дә елмаялар. — Без штатлар билгеләмәдек, — ди бертуганнарның олысы, Зинфира исемлесе. — Луиза техникумда укыта. Ул барлык оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Әйтик, аренда мәсьәләсе аңа карый. Миңа исә цехтагы тегү, кисү эшләре, материаллар әзерләү һ.б. йөкләнә. — Сез фәкать хатын-кыз киемнәре турында гына сүз алып бардыгыз. Ә ир-егетләргә текмәссезме? — Безнең хәзергә ир-ат пиджагын тегә белүче кешебез юк, шулай да чалбар тегә алабыз. Киләчәктә, һичшиксез, пиджак тегүчеләребез дә булыр,—ди Зинфира Мөсәгыйтова. Омски кызларының тәвәккәллегенә һәм тапкырлыгына сокланмыйча булмый. Аларга игелекле эшләрендә зур уңышлар телисе килә. Заһир
ХӘСӘНОВ. |
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |