|
|||||
Баш бит Барлык язмалар
|
Түбәтәй кияр идем...Булган бит шундый заманалар: безнең татар ир-атларын түбәтәйсез күз алдына да китерә алмаганнар. Мөселман гадәте буенча чәчләре кырдырып алынган баш түбәсенә берсүзсез бәрхет яисә вельвет түбәтәй менеп «кунаклаган». Хәтта бүрек, эшләпә ише баш киемнәре кигән чакта да түбәтәй салынмаган, эчке баш киеме булып калган. Авыллардагы татар апалары яулык өстеннән дә ирләр түбәтәе кигәннәр. Түбәтәйләрнең ике төре бар: Казан артында аларны кәләпүш һәм такыя дип атыйлар. Формасы, тегелү рәвеше, кайсы заманныкы булуы белән аерылып тора алар. Такыя — гадәти бәйләм башлыкларга охшатып, ярым сфера рәвешендә дүрт өлгедән тегелә. Аның килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Берәүләр аны урта гасырлар сугышчысының очлым (шлем) астыннан киелгән баш киеменнән килеп чыккан дип саный. «Түбәтәй» сүзе үзе дә «түбә», ягъни баш түбәсенә киелүче әйбер мәгънәсен аңлатып тора лабаса. «Такыя» исә чәчәкләрдән үрелгән таҗ буларак билгеле. Кәләш бирнәсенә дә күлмәк, аякчу кебек әйберләр белән бергә, такыя да кергән. Яшь кешене никахы белән котлаганда: «Такыяң котлы булсын»,— дигәннәр. Такыя — ирләр түбәтәе генә түгел, кызларның баш киеме дә. Аны 8-12 яшьлек кызлар киеп йөргән. Җиткән кызлар, кияүгә чыгучылар түбәтәйне калфакка алыштырганнар. Димәк, баш киемен алыштыру әле ул яшь үзенчәлеген дә, кешенең җәмгыятьтәге урынын да билгеләгән. Тугандаш төрки халыкларның культурасына күз салсак, аларда да яшь кызларның такыя кигәнен ачыкларбыз. Мәсәлән, төрекмән кызлары шундый такыяларын махсус очлым — көмеш көпбә белән бизәгәннәр. Аның көпшәсенә ябалак каурыйлары утыртып куйганнар. Каурый булмаса, ул инде ярәшелгән кыз дигән сүз. Түбәтәйнең көпбәдән түбән өлешенә көмеш тәңкәләр тезелгән. Түбәтәйнең икенче төре — кәләпүш — кулланылышка соңрак, XIX гасырның 60 нчы елларында гына килеп керә. Аның формасы да такыядан үзгәрәк: яссы түгәрәк түбәле һәм каты кырыйлы ул. Кәләпүш борынгырак заманда киелмәгәнгә күрә, галимнәр аны төрекләр кия торган фәстән килеп чыкмадымы икән, дип уйлый. «Кәләпүш» сүзе исә таҗик теленнән алынган: «кәллә» — баш, «пушидан» — каплау, кию мәгънәсендә. XIX гасыр ахырында кәләпүшләр бөтенләй үк түбәтәйләрне кысрыклап чыгара һәм татарларның төп баш киеменә әверелеп китә. Татар эшмәкәрләре һәм зыялылары аны аеруча яратып кия. XX гасыр башында алынган иске фоторәсемнәрдә без еш кына зыялы-затлы татар ирләрен кара казакин һәм гади кара кәләпүшләрдән күрәбез. Бу баш киеме бүгенге көндә дә яшәп килә. Кәләпүш җитештереп сатучылар аларга үз яңалыкларын, өстәмә бизәкләрен куша. Түбәтәй татарларда гына түгел, башка төрки халыкларда, мәсәлән, Урта Азия халыкларында да иң киң таралган баш киемнәреннән санала. Исемнәре дә шундый ук: такыя, тахья, түбәтәй, кәләпүш. Шулай итеп, түбәтәй безне борынгы тарих белән, барлык төрки халыкларның бербөтен булып, бер үк баш киемнәре кигән чаклары белән бәйләп тора. Түбәтәйләр күбесенчә бәрхет һәм вельветтан, затлыраклары парчадан тегелгән. Аның өчен яшел, зәңгәр, шәмәхә, кызыл төсләрнең иң куе төсмерләре файдаланылган. Көндәлек түбәтәйләр гади булган, аларны чигеп тормаганнар. Чигүлеләрен,бизәклеләрен күбрәк яшьләр кигән. Алтын һәм көмеш җепләр, ефәк, ука, сәйлән белән чигелгән түбәтәйгә яшь егетләрнең күзе ничек кызмасын, ди? Бизәкләре, вакытына карап, үзгәреп торса да, алар нигездә үсемлек-чәчәк дөньясын тасвирлаган. Иң еш очраган бизәк — үзәктә чәчәк бәйләме, тәлгәшләре, чит-читендә бордюр тасмасы. Элекке заманда һәр этник төркемдә, һәр халыкта түбәтәйнең үз формасы, төсе, бизәге булган. Димәк, ул аны кигән кешенең чыгышын да ачык күрсәтеп торган. Хәзерге вакытта түбәтәй — менә дигән бүләк тә, безне борынгы тарихыбыз, бай традицияләребез белән бәйләп торучы үзенчәлекле символ да. Диләрә
СӨЛӘЙМАНОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |