|
|||||
|
Заман белән кием янәшә...Бүгенге заман модасы күбесенчә Көнбатыштан килә. Лондон, Париж, Римдагы мода күргәзмәләре һәр сезонга безнең зәвыгыбызны билгели. Россиядә XIX гасырда яшәгән югары катлау хатын-кызларының француз эшләпәләре һәм күлмәкләренә ничек мөкиббән булуын искә төшерик! XX гасыр башларында татар җәмгыяте дә Европа модасы белән кызыксына башлый. Шул ук вакытта промышленность зур үсеш ала, яңа завод һәм фабрикалар күп итеп төрле-төрле продукция җитештерә. Татар йортларында да фабрика тукымалары, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары барлыкка килә. Бигрәк тә шәһәр кешеләренең йортына яңалыклар тизрәк үтеп керә. Алар яңа йорт җиһазлары, көзгеләр сатып ала, ул замандагы өй эчләре хәзергеләреннән әллә ни аерылып та тормагандыр. Европа модасы татар милли киеменә нинди үзгәрешләр кертә соң? Гасырлар буе яшәгән туника сыман өлгеләр дә заманча үзгәреш кичерә. Күлмәкләрне бил өлешендә тарайтып, итәккә таба киңәйтебрәк тегәләр. Юбкалар да шундый фасонда була. Күлмәкнең күкрәк өлешендә уем ясалмый, кокетка модага керә. Камзуллар да традицион төсмерен югалта, билен нык кысып, кыска итеп, жилетка охшатып тегәләр аларны. Шароварлар һәм авыр хәситәләр, изү һәм күкрәкчәләр дә модадан чыга. Модада модерн юнәлеше, ягъни заманча һәм актуаль төсмер өстенлек ала. Андый кием гадилеге һәм нәфислеге белән аерылып тора. Артык бөрмәләр һәм балитәкләрдән азат, билләп тегелгән күлмәкләр, гади генә кофта һәм юбкалар. Алар янына камзул, изү һәм башка өстәмә бизәнү әйберләре инде кирәк булмаган. Алдынгы карашлы, демократик җәмгыять кызлары әнә шундый заманча стильдә киенгән. Ул чакта мәгърифәтчелек һәм аны үстерү проблемасы көн үзәгенә куелган. Дини мәктәпне реформалау, дөнья культурасы үрнәкләренә якынаю өчен көрәшүче җәдитчелек хәрәкәте җәелеп киткән. Инде XIX гасыр ахырында ук Казан губерниясе шәһәрләрендә яңа ысулда укытучы мәктәпләр пәйда була. Коръән уку, гарәп теле өйрәнү кебек традицион фәннәрдән тыш, аларда математика, география, тарих укытыла башлый. Хәзер генә гадәти тоела алар, ул чагында бу фәннәр искиткеч яңалык саналган. Җәмгыятьтә дә үзгәрешләр күзәтелгән — хатын-кыз «дөньяга чыга» башлаган: беренче хатын-кыз адвокатлар, актрисалар, рәссамнар барлыкка килгән. Әмма, аңа карап, кешеләр үзләренең чыгышын онытмаган әле. Милли культура да үсүен дәвам иткән, традицион костюм элементлары да эзсез югалып калмаган. Мәсәлән, кечкенә декоратив чәч каптыргычы рәвешен алган калфакларны кызлар яратып кигән. Өйдән чыкканда, калфак өстеннән шәл япканнар. Чәчләрнең сихри көченә инану югалмаган, димәк, аларны яшереп йөртү зарур саналган. Чулпыларны да XX гасырның 30 нчы елларына кадәр тагып йөргәннәр. Бизәнү әйберләренең күбесе, кулланыштан чыгып, бик озакка сандык төпләренә яшерелгән. Хәситә, яка чылбыры, изү, авыр алкалар — әнә шундыйлардан. Европа модасы яңа бизәнү әйберләре — хәзергечә әйтсәк, бижутерия — пыяла һәм арзанлы таштан муенса, гади алка һәм беләзек, брошка ише әйберләр тәкъдим иткән. Күп кызлар заманча аяк киемнәренә күчсәләр дә, үкчәле һәм очлы башлы күн читекләр, бәрхет туфлиләр әле дә модадан төшмәгән. Йомшак табанлы читекләрне күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар кигән. Чигү,
аппликация, алтын җепле декоратив бизәкләр популярлыгын
югалта барган. Костюмда социаль, этник үзенчәлекләр, яшь аермасы күренми. Җәмгыятьнең демократияләшүе, анда Европа идеаллары үтеп керү киемдә дә чагылыш таба. Кием дә демократик төсмер ала, гадиләшә, уңайлылана. Прогрессив күренешме соң бу? Әлбәттә, шулай. Әмма әлеге күренеш милли, традицион сәнгатьнең югалуына да китерә. Һөнәрчеләр, ювелирлар, чигүчеләрнең эшенә ихтыяҗ кими. Халык сәнгатенең искиткеч үрнәкләре дистә еллар буе, этнографлар өйрәнә башлаганчы, сандык төпләрендә ята. Шәһәрдә инде бигрәк тә халыкчан әйберләр онытыла, чөнки алмашка башка төрле кызыклы яңалыклар пәйда булып тора. Бүгенге хәл дә әнә шундыйрак. Телевизор экраннары, мода журналлары һәм интернет аша агылып торган Көнбатыш һәм Америка культурасы бездә дә үз кагыйдәләрен кертә. Ничек киенергә, нәрсә тыңларга, нәрсә карарга өйрәтә. Көнбатышка охшарга тырышып, без үзебезнең борынгы тарихлы, меңнәрчә еллар яшәгән культурабызны онытабыз. Юкса, күпкырлы һәм искиткеч кыйммәтле татар культурасын барлыкка китерүдә ничәмә-ничә гасырлар буе күпме буыннар, күпме кабатланмас талантлар үз көчен куйган бит. Бу хакта онытырга хакыбыз юк. Диләрә
СӨЛӘЙМАНОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |