|
|||||
|
ТүбәтәйТүбәтәй ислам динен тотучы төрки телле халыкларда ирләрнең төп баш киеме булып санала. Татарларда түбәтәйләрнең ике төре билгеле: ярымшар формасындагы такыя һәм кисек конус формасындагы кәләпүш. Аерым җөйсыман ялгаулардан тегелгән такыя борынгырак төргә керә. Ул, галимнәр фикеренчә, борынгы сугышчыларның шлем астыннан киеп йөри торган баш киеменнән үзгәргән булса кирәк. XIX гасыр уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр яссы формалы кәләпүш-түбәтәйләр күбрәк кулланыла. Ике төр түбәтәй бар: бернинди чигешсез һәм ефәк җепләр, алтын, көмеш кәнитил, соңрак энҗе һәм сәйлән белән чигелгәннәре. Зәвык белән чигелгән кәләпүшләр бигрәк тә матур күренәләр. XIX гасыр башында чигелгән түбәтәйләрнең өслекләре дулкынсыман чәчәкле композиция һәм геометрик мотивлар белән бизәлгән булган. Вакыт узу белән түбәтәй бизәкләре дә үзгәрә. XIX гасырның икенче яртысында түбәтәйләрнең түбәсендәге үзәк чәчәк әйләнәсендә түгәрәк буйлап урнашкан үрнәге өч яисә дүрт зур чәчәк бәйләмнәре булган бизәкләр белән алыштырыла. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башларына инде зур чәчәк бәйләмнәре урынына кечкенә, гади, аерым-аерым урнашкан букетлар кулланыла башлый. Моның белән түбәтәйләрнең матурлыгы, кыйммәте түбәнәя. Шушындый гади ысул белән чигелгән кәләпүшләр безнең заманда да киң кулланыла. Түбәтәй тегү һәм чигүКирәкле әйберләр: кара яшел һ. б. төстәге хәтфә, эчлегенә ситсы яки сатин, 15м чамасы озынлыкта сүс җебе (шпагат), ак һәм хәтфә төсендәге кәтүк җебе, сәйлән өчен нәзек, гадәти һәм зур күзле юан (башы кәкре булган камыт энәсе) энәләр, сәйлән бөртекләре (ука, кәнитил), киерге, копировка кәгазе, сүс җебе (булмаганда, киндер капчыкны сүтеп, кер сабыны белән ышкып, бөтереп, җеп әзерләргә мөмкин). Эшнең тәртибе Өлге ясауБилгеле булганча, түбәтәй ике өлештән яссы түбәдән һәм каты читтән тора. Маңгай чите кыеклап киселә. Түбәтәйнең чит өслеге озынлыгы баш үлчәменә җөй өчен 2 см кушудан килеп чыга. Түбәтәй биеклеге 8—9 см һәм аңа тагын 1,5—2 см өстәмә кушкач, ул 10—11 см була. Димәк, 58 нче үлчәмле түбәтәйнең озынлыгы 60 см, киңлеге 10—11 см була. Әзер түбәтәй исә 8—9 см дан да биегрәк булмаска тиеш. Өлешләрне кисүТегү өчен запас белән әзерләнгән өлгене хәтфә өстендә кыекка кисегез. Берьюлы берничә (унга якын) түбәтәй кисәргә була. Аның эчлеге дә шулай ук кыекка киселә, ләкин ул тышлыкка карата 1 см га озынрак һәм биегрәк булырга тиеш. Димәк, 58 нче үлчәмле түбәтәйнең эчлеге 61 см озынлыкта, 10—12 см биеклектә була. Түбәсенә әйләнә озынлыгы баш үлчәменә туры килгән, диаметры 19 см (радиусы 9,5 см) булган түгәрәк туры килә. Каты кәгазьдән өлге әзерләп, аның түбәсен һәм эчлеген кисегез. Түбәтәй чигүЧигелмәгән кәләпүшләр дә халык арасында киң кулланылышта йөри. Шулай да алтын, көмеш кәнитил, энҗе яки сәйлән белән бизәлгәннәре элек-электән үк популяр. Кайберләренең түбә уртасына чук такканнар. Чигү эшенә өлешләрне кискәч, ягъни сырганчыга кадәр тотынырга кирәк. Чигү тәртибе калфаклардагы кебек үк бара. Бизәкләр өчен төрле төстәге сәй лән бөртекләре кулланырга мөмкин. Чигүнең матурлыгы, пөхтәлектән тыш, сезнең зәвыгыгыздан, төсләр сайлый белүегездән тора. Бизәкне артык чуар итәргә тырышмагыз. Алтын кәнитилгә охшатып сары төсле генә бизәк ясасагыз да матур булыр. Бизәк төшерү өчен түбәтәй өлешләрен киергегә тарттырылган зурлыктагы ак ситсыга тегегез. Өлешләрнең сул ягына копировка кәгазе аркылы үзегез сайлаган яисә иҗат иткән бизәкне төшерегез. Бизәкне ак җеп белән хәтфә өслегендә типчеп чыгыгыз . Тегү һәм сыру тәртибеТүбәтәйләрнең җирлеге кулдан тегелгән вак атламнардан тора. Түбәтәй формасына катылык бирү өчен, атламнар арасына сүс җепләре үткәрелә. Тегүне түбәтәй читенең аскы өлешеннән башлагыз. Түбәтәй чите бәрхет һәм ситсы (эчлек) тасмаларының, уң якларын бергә салып, башта аскы өлешен сул яктан тегегез. Аннан соң тасмаларны уң якка әйләндереп, эчлек күренеп тормаслык итеп, хәтфәне 1—2 мм эчлек ягына кертеп тегеп чыгыгыз. Шул җөйдән 3 мм өстәрәк тагын бер атлам ясагыз. Барлыкка килгән юл буйлап, түбәтәйнең аскы кырые каты торсын өчен, сүс җебе (шпагат) кертегез. Менә маңгай өсте әзер. Астан түбәтәйнең биеклеген 8—9 см итеп үлчәп, читенең түбә белән тоташкан урынын ак җеп белән типчеп чыгыгыз. Аскы һәм өске җөйләр арасындагы урынны да сүс җебе сыярлык киңлектә, авыш сызыклар ясап, типчеп чыгарга кирәк . Сүс җебе калынрак булган саен әйбәтрәк, чөнки түбәтәй формасын саклый, матур тора. Җеп йомшак булса, ул йомарлана торган була. Җеп астан өскә таба үткәрелә. Сапланган камыт энәсен атлатып тегелгән юл буйлап югарыгы аркылы җеп кертелгән юлга кадәр җиткерегез, эчлекне тишеп, энәне тышка чыгарыгыз һәм җепне кисегез. Шулай итеп түбәтәй читен тулысынча эшкәртеп чыгыгыз. Киселгән җепләрнең очлары күренмәсен өчен, тукыманы җиңелчә генә тартып, аларны эчкә керткәләп җибәрегез. Тасма әзер булгач, эчлегенең артып калган җирен бөкләп, аның ике башын бер-берсенә ялгап тегегез. Соңгы атламнарны бергә кушып теккәч, ялгау җөе күренмәс. Хәзер түбәтәйнең түбәсен сыру эшенә керешәбез. Бәрхеткә өлге төшерү кыен булганга күрә, аны эчлеккә ясыйбыз. Моның өчен түбә эчлеген алтыга бөкләп, акбур яки сабын кисәге белән сызыклар сызыгыз. Ул сызыклар түбәтәй түбәсен алты тигез өлешкә бүлә. Сызыклар дугасыман булырга тиеш. Аларны кулдан йә булмаса каты кәгазьгә төшерелгән өлгедән дә сызып чыгарга мөмкин. Өлгенең очлы башын түгәрәкнең үзәгенә каратып, туры ягын сызыкларга куеп, алты дугасыман сызык ясагыз. Хәзер эчлекне бәрхетнең сул ягы белән тоташтырып, әйләнәсен типчеп чыгыгыз. Эчлек өстендәге сызыкларны, сүс җебе сыярлык итеп, бәрхет төсендәге җеп белән сырыгыз. Җепне үткәрү өчен сакланган энәне түбәнең читеннән дугасыман юллар буйлап аның үзәгенә кадәр җиткерегез. Эчлекне тишеп, энәне тышка чыгарыгыз, сүс җебен кисегез һәм, тукыманы гына тартып, җепнең очын эчкә яшерегез. Барлыкка килгән почмакларны да шулай ук сырып, һәрбер юл аркылы җеп үткәрегез. Түбәтәй өлешләрен тегүТүбәтәй тигез, матур булып чыксын өчен, иң элек түбә әйләнәсен һәм чит тасмасын дүрт тигез өлешкә бүлегез. Билгеләнгән нокталарны туры китереп, өлешләрне эләктереп куегыз. Элек типчеп чыккан юллар буйлап өлешләрне сул яктан тегеп тоташтырыгыз. Читнең эчке ягында артып калган эчлеген түбә ягына бөкләп тегегез. Түбәсен күкләгәндә кырыйларны пөхтәләп текмәсәң, түбәтәй кыек булырга мөмкин. Ахырда, әзер булган түбәтәйне уң ягына әйләндереп, бераз су бөркеп, катыргыдан ясалган калыпка кидереп киптерергә куегыз. Нурзия Сергеева. "Татарская вышивка", Казан,
"Магариф", 2005 ел
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |