|
|||||
|
Татар халкының милли киемнәреТатар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулык өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр. Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, hөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка hәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан. Гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичергән hәм менә без, яңадан үткәннәргә кайтабыз. Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кию очен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй - кәләпүшләр тарала. Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның киң катламы көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайтты. Милли декоратив-гамәли сәнгатьнең түбәтәйләр әзерләү төре сакланып кына калмады, ә яңа яклары белән ачылып, үсеп китте. Ул бүгенге көндә дә татар халкының нечкә зәвыгын, аның табигый талантын чагылдыра. Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын калфакны башка кигәндә аның кырыен 1-2 кат бөкләгәннәр hәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Шәhәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына hәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да, бөркәнчек астыннан кигәннәр, XIX йөзнең икенче яртысыннан (яңа кием стиле барлыкка килгәндә) кечерәк "капчыклы", каты кырпаулы хәтфә калфаклар өстенлек ала. Декоратив алымнарына карап аларны энҗеле калфак, канитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытта кәләпүш формасындагы тәкыя калфаклар да шактый киң тарала. Аларның да маңгай турысын, кайвыкытларда түбәсен дә энҗе, тәңкәләр белән бизәгәннәр. Олырак яшьтәге хатыннар чигелмәгән тәкыя калфак (кәттәши) кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр. Әйе, дин буенча башны каплап йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элекке заманда калфак хатын-кызларның милли киеменең гүзәл бизәге булып торган. Оста чигүчеләр яшел, зәңгәр, кызыл, чия төсендәге бәрхет калфакларга ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә нәфис чәчәк-үлән бизәкләрен төшергәннәр. Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәеп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр - чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз hәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте hәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге. (Баш артына салынган тоташ үсемлек бизәге каурыйга охшаганга шулай атаганнар). Бәрхетләрдән тегелгән, Ука белән чигелгән, Нәкышләре көмешләргә, Алтыннарга күмелгән. Бигрәк матур түбәтәе Энҗе бөртекләр белән. Алар монда килгән гүя Чын әкият иленнән. Алъяпкычымның бизәге Әллә кайдан күренә. Аллы-гөлле чәчәк төшкән, Килешәдер үземә. Ф.Г. Габдуллина . "Вышиваем сами. Бисер", Казань, "Тарих" 2003
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |