Орнамент - ул элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Кaзaн тaтaрлaрының декоратив-гамәли сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты мөһим урын алып тора. Бай үсемлек дөньясы осталарыбызны иҗатларында һәрвакыт рухландырган. Чәчәкле үсемлекләр халкыбыз сәнгатенең һәр төрендә дә киң таралган диярлек һәм чәчәк мотивларының күптөрлелеге кайчак гаҗәпкә калдыра.
Бизәкләрдә борынгы көнчыгыш дала үсемлеге (лалә, пальметта, пальметта сыман, лотос сыман, тукранбаш) белән беррәттән, соңрак килеп чыккан бакча һәм кыр чәчәкләре дә урнаштырыла. Бу күптөрле чәчәк дөньясында, реалистик мотивлар белән бергә, фантастик чәчәкләр дә зур урын били.
Чыгышы ягыннан чәчәкле үсемлекләр өч зур төркемгә бүленә: дала, болын (өлешчә урман) һәм күбесенчә шәһәр осталарының иҗатында кулланыла торган бакча үсемлекләре.
Дала мотивларыннан: лалә, зәңгәр чәчәк, мәк, канәфер, җилдәк зур урын алып тора.
Болын мотивларыннан - ак чәчәк, кыңгырау, күкчәчәк, гөлҗимеш чәчәкләре еш очрый.
Бакча чәчәкләреннән иң киң таралганы - дәлия, кашкарый, алтын чәчәк, чалма чәчәк, ала миләүшә, гөлчәчәк. Нәркәс, ирис чәчәкләре сирәгрәк очрый.
Кайбер очракта арыш һәм бодай башакларының рәсемен дә күрергә була.
Казан татарлары сәнгатенең бөтен тармакларында да диярлек тукранбаш мотивы киң кулланыла. Тукранбаш, башка чәчәкләр белән берләшеп, үзенә күрә матур бер композиция төзи. Рәссамнарның бай фантазиясеннән чыгып, аны төрле вариантларда сурәтләргә була.
Тукранбаш мотивы чигү үрнәкләрендә бик еш очрый. Ул чәчәк, яфрак һәм сабак рәвешендә ясала.
Орнаментта ешрак һәм бигрәк тә яратып кулланылган, чынбарлыкка якынрак итеп сурәтләнә торганы - лалә чәчәге. Ул, күпчелек чәчәкләр кебек, профильдән һәм ачылган килеш алгы ягыннан сурәтләнгән. Профильдә өч-алты таҗлы, алда сигез таҗлыга кадәр булырга мөмкин. Шулай ук чәчәк аткан һәм чәчәккә бөреләнгән канәфер чәчәгенең мотивы зур урын алып торган.
Татар орнаментында бер үк чәчәкнең очлы, дулкынлы, түгәрәкләнгән таҗлы итеп сурәтләнгән гаҗәеп күптөрле мотивларын күрергә була.
Башка чәчәк формалары арасында лотоссыман сурәтләр дә бар. Төзелеше, стиль билгеләре белән бу архаик чәчәк мотивлары, үзләренең төрле вариацияләрендә, борынгы Алтай орнаментлары белән бик охшаш. Шулай ук татар орнаментында Көнчыгыш кыярларының формаларын очратырга мөмкин. Аларның эченә чәчәк бәйләмен ясау Казан татарларының иҗатында киң таралган. Бизәкләрдә, бигрәк тә чигүдә, яфрак мотивларының формалары, төсмерләре күптөрле булуы гаҗәпкә калдыра.
Бик сирәк кенә, бигрәк тә ювелир әйберләрдә, бик нык стильләштерелгән җәнлек рәсемнәре күренгәли. Элек (болгарларда) мондый «җәнлекләр стиле» бик еш очраган, ләкин соңыннан, Ислам дине тәэсирендә, ул бөтенләй диярлек юкка чыккан.
Татар халык бизәкләрендә, бигрәк тә чигешләрендә иң популяр булган һәм алда саналган үсемлек элементларын үз эченә алган чәчәк бәйләме мотивы «яшәү агачы» (тереклек гомере, кеше иминлеге чыганагы) төшенчәсен аңлата.
XVII һәм XVIII йөзләрдә ташларга уеп ясалган бизәкләрдә, XX йөзгә кадәр чигүдә һәм ювелирлык эшләрендә үзләренә чәчәкләр яки яфраклар урнаштырып ясалган спираль формадагы ритмик бормалар татар халкы арасында шулай ук киң таралган бизәкләр булып саналганнар. Бу мотив бик борынгы заманнан килә.
Бизәктә лалә - яңарыш чәчәге. Ул язын беренче булып шытып чыга, җирне яңарта.
Нәкышларда чагылган роза чәчәге - матурлык һәм мәхәббәт билгесе. Гөлҗимеш, миләш -бәхет китерүче үсемлекләр дип исәпләнә, ботакларын талисман итеп тә кулланалар. Күп таҗлы булгангадыр инде, кашкарыйлар озын гомер символы итеп саналалар.
«Алтын каурый» — калфак бизәгенең тагын бер үзенчәлекле төре. Бу композициянең асылы — калфак өслегендә, баш артына сыгылып төшкән, бөгелүчән тоташ бизәк тудырудан гыйбарәт. Каурыйның үзәк ботагы һәрвакыт спираль сыман эчкә бөгелеп тора. Ул төрле якка юнәлгән элементлар: чәчәкләр, чәчәк бөреләре, икеяфрак, өчьяфрак, пальметталар, төрле якка борылган мыек үсентеләр, бормалана-бормалана үскән һәм турайтып куелган яфраклар, борчак кузаклары, борчаклар, чәчәк серкәчләре һ.б. белән чигелә.
Бу бизәк калфак өстенең бөтен кырыеннан спиральсыман бөгелеп, бераз очлаеп, калфакның аскы фризыннан үзәккә борыла.
Кызыл төс белән чигелгән кошлар яисә кош каурые мотивлары барлык төрки халыкларда да чисталык, яктылык символы булып кабул ителгән. Ак төс - сафлык, пакьлек, яктылык билгесе санала. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә икән. Ул бизәкне бербөтен итеп җыеп, тулыландырып тора.
Ф.Г. Габдуллина . "Вышиваем сами. Бисер", Казань, "Тарих" 2003
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/