|
|||||
Баш бит Язмалар
|
на русс.яз.
Оренбургские пуховые платки Оренбур шәлеАлдымда Оренбур шәлләре. Ниндиләре генә юк, әле берсен, әле икенчесен кулыма алам. Менә монысы, йөзек аша үтәрдәй нәфис, каз мамыгыдай җиңел ак «пәрәвез», яшь кызлар күрке. Ә бу үтә күренмәле шарфны муенына сарган сылукай, мөгаен, үзен аккош сыман хис итәр. Арада зәмһәрир салкыннарда да тәнгә җылы биреп торырдай калын шәлләр дә бар. Җаның теләгәнен сайлап ал! Алдымда Оренбур шәлләре. Ә күңелем балачакларга әйләнеп кайтты. Кышкы көн. Суык бабай, әнә, тәрәзәбезне ничек бизәгән: хан сарайлары, урман юллары, биек-биек таулар... Бизәкләрне әйтеп тә торасы юк, могҗиза! Нигә соң әле кышкы тәрәзә хәтеремә төште минем? Аңладым. Халык иҗаты тамырлары белән шул табигать гүзәллегенә барып тоташа икән, ләбаса. Оренбур шәлләре шуның бер канаты. Ирексездән Сибгат Хәкимнең шигъри юлларын кабатлыйм:
Кышкы юллар кебек каймалар. Язларымны хәтерләтә торган Андый шәлләр тагын кайда бар? Оренбург шәл бәйләү комбинаты директоры Татьяна Гавриловна Кириллова безгә карап елмая. Елмаюында горурлык чагыла, шулай булмыйча, мондый шәлләр бүтән бер җирдә дә юк ич! Бары тик күз күреме җитмәс киң Оренбург далаларында үстерелгән кәҗә мамыгыннан гына һәм бары тик Оренбург шәл бәйләү осталары гына тудыра ала бу могҗизаны. XVIII гасырдан бирле дөньяның иң зур күргәзмәләрен бизи Оренбур шәле. Оренбург якларында һәр хатын-кызда күрергә мөмкин ул яулык-шәлләрне. Кулдан бәйләнгәннәре дә, комбинатта эшләнгәннәре дә, зурлары да, кечкенәләре дә... Без Каргалы дигән татар авылына бардык. Монда йөз җитмешләп шәл бәйләү остасы бар икән. Комбинат аларны мамык белән тәэмин итә. Һәр оста айга ике шәл бәйләп тапшыра. Озак бәйлиләр дип уйласагыз, ялгышасыз. Чөнки кулдан шәл бәйләү бик четерекле эш. Иң элек мамыкны җентекләп чистартырга кирәк. Аннан соң аны махсус тараклар белән кат-кат тарыйлар. Шул мамык учмаларьшнан җеп эрләнә. «Иң оста һөнәр иясе» дигән исем алган хезмәт ветераны Хәнифә Мәүлүдова өендә дә булдык без. Хәнифә апа кызларын кул эшенә өйрәткән. Зурысы — Гөлнуры турындан-туры шәл бәйләмәсә дә, шул ук өлкәдә эшли. Төпчеге, Гөлнисасы, Оренбургта химия-технология институтын тәмамлаган. Шулай да, өйдә булган арада, әниләренә булышып китәләр икән. Әлбәттә, яшь чагында өйдә шәл бәйләп кенә утырасы килмидер, мөгаен. Яшьләр калага ашкына. Шуңа күрә авылда шәл бәйләүчеләр кими бара, ди. Әмма авылда шәл бәйли белмәгән бер генә кыз да юк, диделәр безгә. Кечкенәдән үк әнилэренең кул астына кереп үсәләр. Кыз балага бәйли белү беркайчан да зыян итми. Хәнифә апа әнә шундый фикердә. — Ә бизәкләрне каян карап бәйлисез? — Һәркемнең үз бизәкләре, билгеле, бөтенесен башыбызда тотабыз. Күңелдә ни бар — шул шәлгә төшә. Бервакыт шулай бик оста бер рәссамны чакырып китергәннәр ди. Тырышкан рәссам, әллә нинди катлаулы эскизлар белән күмгән шәл бәйләүчеләрне. Тик иң гаҗәбе шул: аларның берсе дә осталарның күңеленә хуш килмәгән. Шәлләргә, элеккечә, үзләренең күңел бизәкләрен төшерә барганнар. Бер останың шәле икенчесенекенә охшамый, алай гынамы, бер үк шәл бәйләүченең бизәкләре дә бер-берсен кабатламый. Аларны ана кызына, кызы үз кызына өйрәтә. Шәлең матур булсын дисәң, җырлый-җырлый бәйләргә кирәк, ди. Тын гына, сузып кына, йөрәктәгесен генә. Менә ничек бәйләнә икән атаклы Оренбур шәле. Менә каян килә ул йомшаклык, җылылык. Оренбург җиренә аяк баскан һәр кунак үзенә истәлек итеп шәл алып китә. Без дә алдык, сезгә дә киңәш итәбез. "Азат хатын" журналыннан 3/1989
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |