|
|||||
|
Мин гаҗәеп дөнья ачтым...Әйе, Рәмзия ханым МӨХӘММӘДОВА миңа үз халкымның, татар халкының борынгылыгын һәм бөеклеген тагы бер кат аңларга, милләтебез белән горурланырга мөмкинлек бирде. ...Тыныч, сабыр холыклы Рәмзия апаны бала вакытымнан ук белә идем. Бертуган апам Ләбибә белән Казан университетының география факультетында укыган чакларында да, аспирантура тәмамлап, Фәннәр академиясенең Казан филиалында эшләгән елларында да Ләбибә апа белән еш очрашалар, эшләре, тормышлары турында сөйләшеп, сүзләре бетми иде. Беркөнне кулыма бик матур бизәлгән, яхшы кәгазьгә русча-татарча-инглизчә басылган "Татар халык киемнәре" дигән китап килеп керде. Авторы Рәмзия Мөхәммәдова. Бер утыруда укып та чыктым. Никадәр хезмәт, никадәр байлык тупланган бит бу китапта! Күпме йөрергә, күпме белергә кирәк булган бит бу китапны язу өчен! Һәм мин укучыларымны бөтен гомерен татар халкының мәдәниятен өйрәнүгә багышлаган этнограф Рәмзия Гыйният кызы Мөхәммәдова белән таныштырырга булдым. - Рәмзия апа, сез университетның география факультетын тәмамлаган кеше. Җирләр, сулар дөньясыннан ничек итеп татар халкының тормыш-көнкүрешен, бигрәк тә аның моңарчы беркем дә өйрәнмәгән кием йолаларын өйрәнүгә тартылдыгыз? — Мин сүзне бала чагымнан башлыйм әле. Әниемнең
ахирәте Әһликамал әби бар иде безнең. Башына
камчат бүреген, өстенә озын камзулын
кияр иде дә күлмәкләрен җилфердәтеп,
җил-җил кереп җитәр иде. Безне урманга алып йөрде
ул. Табигатьнең бөтен матурлыгын, серен мин шул чакта күреп
калдым. "Аягыгызны сөйрәп атламагыз, җирдә
нык басып йөрергә кирәк", — дия иде ул. Ә
сабантуйлардагы матурлык?! Ул чуарлык, бизәкләр төсмере,
зурлык-олпатлык — болар барысы да бала күңеленә сеңеп
калган кадерле истәлекләр. Мин Зеленодол шәһәрендә
татар мәктәбен тәмамладым. Ләбибә белән
икәү географакта лекцияләр тыңлап, татфакка йөгерә
идек, татар кызлары белән язучылар янында кичә-бәйрәмнәрдә
еш була идек. Профессор Николай Иосифович Воробьев этнография буенча
факультатив дәресләр бирә башлагач, халкыбызның
тарихы белән кызыксынып киттем. Университетны тәмамлагач,
Галимҗан Ибраһимов исемендәге институт каршында аспирантура
үттем. Шуның нәтиҗәсе буларак, Мәскәүдә
"Татары-Мишари" ("Наука", 1972) китабым басылып чыкты.
Институтта эшләгән елларда иң зур көч, белем һәм
вакыт таләп иткән хезмәтләрнең берсе — "Татар
халкының тарихи-этнографик атласы"н төзү булды.
Миңа аның фәнни җитәкчесе буларак, методикасын
һәм программаларын да эшләргә туры килде. Бу зур
фәнни хезмәтнең инде 3 томы дөнья күрде.
Аның өченче томын без икәү, минем җитәкчелектә
аспирантура үтеп, тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсе
алган С. В. Суслова белән бергә эшләдек. Һәм
ул "Народный костюм татар среднего Поволжья и Урала" дигән
исем астында Казанда басылып чыкты. Рәмзия апага тагы сүз бирик әле: — Борынгылык буыннардан-буыннарга күчеп безнең көннәргә дә килеп җиткән. Кием-салымда бу аеруча ачык чагыла. Яулыкларны гына карагыз. Бик борынгы заманда, хәтта һуннар заманында ук, төрки хатыннары чәчләрен күрсәтмәгәннәр — аларның футляр сыман тегелгән чәч каплары була. Мондый чиккән, көмеш җепләр, тәңкәләр белән бизәлгән чәч капларын безнең татар хатыннарының баш кием комплектында бүген дә күрергә мөмкин. - Хәзер кайбер кызлар, бигрәк тә мәдрәсәләрдә укучылар яулык бәйләп йөриләр... — Алар татар яулыгы бәйләмиләр, төрекчә киенү мисалы ул. Бик ямьсез, ул кызгану хисе генә уята. Татарларда кием җиңел, матур, очып китәр сыман тойгы уята. Ул билне кысып торган кысмалы күлмәкләр, ул каш өстенә чөеп бәйләгән өрфия яулыклар, чәмчәле читекләр — барысы да яшьлекне, матурлыкны, нәзакәтлелекне күрсәтә. Ә мәдрәсә кызларын карагыз: озын пальто-җилән, авыр-караңгы баш чолгаулары. Татарча киенсәләр (шәригать кушканча бик матур киенергә була), бу кызлар да матур күренерләр иде дип куясың. — Үзешчән сәнгатьтә, гомумән, сәхнә сәнгатендә кием бертөрлегә, аны бозып күрсәтүгә кайтып кала башлады: зур-зур ялтыравыклы чәчәкле камзул, эре-эре атлатып чигелгән калфак өстеннән элгән япма, читекләр. Ир-егетләрдә шундый ук "кычкырып торган" камзул, чигелгән түбәтәй. Башкортларда да, бездә дә өс киемнәре бер үк диярлек. Менә болар безнең татар кызлары дип әйтерлек, милләтебезне билгеләрлек, борынгылыкны күрсәтерлек киемнәр киертеп булмыймыни?! — Сәхнә киемен төрлеләндерү җиңел эш түгел. Ул матур да, заманга туры килердәй дә, шуның белән бергә, милләтебезнең зурлыгын, борынгылыгын да күрсәтсен. Эстетик зәвык белән киемнең магик кече дә сакланырга тиеш. Ә ул орнамент-бизәкләрдә, төсләрдә, бизәнү-ясану чараларында күренә. Татарларда күлмәкнең җөенә кадәр магик көчкә ия булган (күбрәк буй җөйләр файдаланылган — баштан итәккә таба — авыру-сырхау итәктән төшеп китсен). Күлмәкнең иң өстендәге, итәктәге төрле корамадан тегеп куелган бизәкләр "саклау" магиясе булып саналган. Һәр бизәкнең үз урыны, үз төсе булган. Бизәкне киемнең теләсә кайсы җиренә куярга (төшерергә) ярамый. Борынгы мода шундый булган. Кием татарның милли төсен, колоритын чагылдырган, зәвыгын күрсәткән. Мәсәлән, безнең халыкта кызларның әдәп камзулы булган: яшь киленгә махсус әдәп камзулы кидергәннәр. Бала тапкач, киленнең "теле ачылган" (аңарчы килен каенатасы, каенагалары алдында сөйләшмәгән), әдәп камзулын салдырганнар. Татарның үз милли орнаментлары да күптөрле һәм матур булган. Әйтик, чүпләмләп сугу, корамалап тегү. Хатын-кызлар үз кирәк-яракларын букчага салып куйганнар. Букча тукыманы чигеп, бизәп тегелгән. Чиккән җиңсәләр дә хатын-кызның осталыгын күрсәтү мисалы булган: уракка, печәнгә төшкәндә, башка эшләрдә дә озын җиңле күлмәк өстеннән чиккән алъяпкыч һәм җиңсә кигәннәр. Хәзер дә матур, уңайлы булыр иде ул, хатын-кыз эшләми тормый бит. — Борынгылыкны кире кайтару мөмкинме, кирәкме икән? Көнчыгыш һәм көнбатыш модалары "җырлап" кереп барганда миллилекне, үз йөзебезне ничек саклап калырга? — Бик озак еллар стандарт, фабрика киеме бөтен
халыкны бертөсле итте. Русмы син, татармы, әллә башка
милләттәнме — аеру авыр иде. Хәзер индивидуальлеккә
мөмкинлек зур. Теләгең һәм акчаң булганда,
милли йөзеңне саклау авыр түгел. Японнар, мисал өчен,
эштә европача киенәләр, ә өйләренә
кайткач кимонодан йөриләр, үзләренчә ял
итәләр. Бездә дә өйдә кия торган киемнәрне
милли фасонны саклап тегәргә мөмкин булыр иде. Бала
итәкле озын, киң күлмәкләр, калфак
яки яулыклар, җиңел чүәк-кәвешләр
кисәң, алъяпкыч япсаң
— ямьсез булмас идек беребез дә! Туй күлмәкләрен
дә милли төсмердә тексәк, начар булмас иде. Пенза
өлкәсендә яшәүче татарларның никах
туенда кызлар бүген дә башларына калфак киеп, өстән
зур фата ябалар. Язылышканнан соң шул япманы ачып җибәргәч
— кызның матурлыгына сокланып, аһ итәләр. Әйе, Рәмзия ханым татар киеменең элеккесен тирән белү белән бергә, бүгенгесен һәм киләчәк язмышын кайгыртып яши. Аның уйлавынча, әгәр бездә махсус милли киемнәр тегү ательелары ачылса, кибеттә калфак-түбәтәйләр, җиңсә-алъяпкычлар, бизәнү-ясану кирәк-яраклары сатылса, читтән килгән милләттәшләребез дә, үзебезнекеләр дә бик яратып алыр иде. Татар хатын-кыз галимнәре арасында үзенә бер зурлык, биеклек алып торган Рәмзия Мөхәммәдова әнә шулай тыйнак кына эшләвен дәвам иттерә. Ул Мәдәният министрлыгының татар фольклор үзәгендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Венера ИХСАНОВА
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |