|
|||||
|
Татарстан Республикасының Дәүләт музее коллекциясендәге татар түбәтәйләреТатарстан Республикасының Дәүләт музее җыелмасында күренекле урынны баш киемнәре алып тора. Алар арасында йөздән артык татар түбәтәе дә бар. Зур булмаган, әмма шактый әһәмиятле бу коллекциядә татар түбәтәйләренең барлык диярлек төп формалары һәм төрләре, алар өчен кирәкле чимал, түбәтәйләрне тегү алымнары һәм бизәкләү принциплары чагылыш тапкан. Музейның бөтен җыелмасы кебек үк, бу коллекция дә йөз ел дәвамында туплана килде һәм ул күп кешеләрнең төпченүле хезмәте нәтиҗәсе булып тора. Беренче түбәтәйләр бирегә 1894 елда — музейга нигез салынган вакытта Казанның мәшһүр җыючысы Андрей Федорович Лихачев (1832-1890) коллекциясе составында килеп керәләр. Түбәтәйләрнең кызыклы гына төрләре музей тарафыннан 20-нче елларда: Казанда оештырылган Көнчыгыш халыклары Күргәзмәсеннән, Авыл кредит берләшмәсе музееннан алынганнар. Татар халкының матди мәдәниятен өйрәнү өлкәсендә озак эшләгән галим Н. И. Воробьев бу елларда музейга байтак түбәтәйләр җыеп тапшыра. Үзенең күпьеллык эшчәнлеге нәтиҗәләрен соңрак ул китапларында бастырып чыгарды. (Воробьев Н. И. Казан татарлары. — Казан, 1953 һәм «Урта Идел һәм Урал буе татарлары». — Мәскәү, 1967. Икесе дә рус телендә). Бу китапларның материаллары шушы буклетта файдаланылды. 30-нчы елларда музей җыелмасы бик шәп әйберләр, шул исәптән «Азат хатын» артеленең хатын-кыз осталары әзерләгән түбәтәйләр белән тулыланды. Аннан соңгы елларда музей хезмәткәрләре, республиканың төрле районнарына сәяхәтләр оештырып, татар түбәтәйләре коллекциясен гаять кыйммәтле үрнәкләр белән баеттылар. Этнографик һәм тарихи яктан кызыклы һәм әһәмиятле күп кенә түбәтәйләр төрле вакытларда аерым кешеләрдән алынганнар. Шәхси коллекцияләр эчендә музейга татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре: халык шагыйре Габдулла Тукай, драматург Гафур Колахметов һ.б.ларның мемориаль түбәтәйләре дә килеп керүен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Мәгълүм булганча, түбәтәй ислам динен тотучы төрки телле халыкларда ирләрнең төп баш киеме булып тора. Элекке заманда ул казан татарларында да, мишәрләрдә дә киң кулланылышта булган. Түбәтәйнең килеп чыгышы билгеле түгел, хәлбуки ул, күрәсең, Идел һәм Урал буйларына ислам дине белән бергә үтеп кергәндер. Татар түбәтәйләренең төп ике төре билгеле: ярым шар формасындагы такыя һәм кисек конус формасындагы кәләпүш. Такыя гадәттә аерым чөйсыман ялгаулардан, ә кәләпүш, ике өлештән: кырыйдан һәм түбәдән тегелгән. Татарларда каты һәм ярым каты нигезле түбәтәйләр таралыш тапкан, йомшак яки ярым йомшак (Урта Азия) түбәтәйләр элек шактый сирәк очраган. Н.И. Воробьев фикереңчә, ярымшар-сыман такыя чын татар түбәтәе булган. Аның урта гасыр сугышчыларының шлем астыннан кия торган баш киеменнән үсеп чыккан булуы ихтимал. Кәләпүш түбәтәйне, бигрәк тә аның чуклысын, тикшеренүчеләр XIX йөз уртасында татарларның көнкүрешенә төрек фәсе үтеп керү белән бәйләп карыйлар. Татарлар түбәтәй өстеннән гадәттә эшләпә яки бүрек кигәннәр; фәс болай кию өчен уңайсыз булган һәм кәләпүш тибындагы түбәтәйгә әверелгән, татар түбәтәенең төп төре булып киткән. Түбәтәй тегү материалы булып нигездә бәрхет һәм вельвет хезмәт иткән. Аеруча купшы баш киемнәре ефектән һәм парчадан тегелгәннәр. Күпчелек түбәтәйләрнең эчлеге киҗе-мамык тукымадан, сирәк очракларда ефәктән эшләнгән. Түбәтәйнең нигезе нечкә вак җөйләрдән торган, алар кулдан башкарылганнар. Катылык бирү өчен җөй араларына нечкә баулар кертелгән. Түбәтәйләр бер тондагы, күбрәк карасу тукымалардан тегелгән, тик сирәк очракта гына (XIX йөз уртасыннан башлап) төрле төсләрдәге тукымалар файдаланылган. Бәрхет кәләпүшләр гадәттә бөтенләй чигешләнмәгәннәр яисә ефәк җепләр, алтын йә көмеш кәнитил, соңрак энҗе һәм сәйлән белән чигелгәннәр. Чигү өчен үсемлек орнаментлары, шулай ук бөтен түбәтәй буенча сузылган сызыклар рәвешендәге орнаментлар кулланылган. Чигелеш дәрәҗәсе һәм тибы буенча өч, дүрт, биш үрнәкле дип аталганнар. Кырыйлары чигелгән түбәтәйләр — кыршау, кырый чигешләрнең букетлар белән кушылмасы — кыршау-букет дип йөртелгән. Кайбер (күбрәк балалар өчен тегелгән) түбәтәйләрнең түбә уртасына чук тагылган. Аеруча купшы, зиннәтле түбәтәйләр көмеш һәм алтын укаларның берничә рәте белән чигелгән. Өслеккә металл ялтыравыклар тегеп куелган. Мондый түбәтәйләр, әлбәттә, бик кыйммәт торган һәм хәтта бай кешеләр дә аларны аеруча тантаналы очракларда гына кигәннәр. Шүшындый баш киемен еш кына кәләш үз куллары белән кияү өчен әзерләгән һәм ул туй бүләге булган. Түбәтәй чигү татар хатын-кызлары арасында шактый киң таралган кул эше булган. Әмма XIX йөз уртасына түбәтәйләр әзерләү һәм аларны чигү татар вак һөнәрчеләре кәсебенә, ә гасыр азагына бу эш акрынлап Казандагы татар эшмәкәрләре кулына тупланып өлгерә. Түбәтәйләр генә түгел, ә бүтән татар баш киемнәре (калфаклар), шулай ук татар милли аяк киемнәре (читекләр, башмаклар һ.б.) җитештерә торган кәләпүш-читек промыселы барлыкка килә. Баш киемнәрен, шулай ук аяк киемнәрен әзерләү процессы берничә этапка бүленгән, һәр вак һөнәрче (кием кисүче, тегүче, чигүче) процессның бер өлешен генә башкарган. Кайбер осталар Казаннан йөзләрчә километрда һәм тагын да ераграк урнашкан авылларда яшәгәннәр һәм еш кына бөтен гаиләләре белән эшләгәннәр. Җитештерүдән килгән төп табышны хуҗаэшмәкәрләр һәм алып-сатарлар үз ара бүлешкәннәр. Алар осталар арасындагы турыдан-туры бәйләнешне тормышка ашырганнар һәм продукцияне сату белән шөгыльләнгәннәр. Татар түбәтәйләре Казанда гына түгел, ә Рәсәйнең күп кенә ярминкәләрендә дә сатылганнар; Урта Азиядә һәм Казагстанда аларга сорау аеруча зур булган. 20-30-нчы елларда барлык промыселларны оештыру эше тамырдан үзгәрде. Авыллар буйлап сибелгән күп санлы һөнәрчеләрдән артельләр төзелде (мәсәлән, «Азат хатын»). Соңрак (60-нчы елларда) артельләр җитештерү берләшмәләренә үзгәртеп корылдылар. Әйтик, түбәтәйләр эшләп чыгару белән Казандагы «Тегүче» («Швейник») җитештерү берләшмәсе шөгыльләнә башлады. Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның киң катламы көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайта. Халык сәнгатенең түбәтәйләр хәзерләү төре сакланып кына калмады, ә үзенең үсешен дәвам иттерә, ул татар халкының нечкә зәвыгын, аның табигый талантын чагылдыра. Автор Т. Р. Нәҗипова. 1994 ел. Буклет Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгы ярдәме белән нәшер ителде.
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |