|
|||||
Баш бит Язмалар
|
Укалы калфакФ.Г. Габдуллина Халык аны элек-электән телдә тибрәткән, җырларына керткән:
Укаларын алсам — яме юк. Син сылудан башка чибәрләр күп, Синнән башка торыр хәлем юк... Калфак - төрки халыклар көнкүрешендә киң таралган баш киеме. ХVIII-ХIХ гасырларда «маңгайлык» рәвешен алган калфакның юл башы болгар чорында, аннан да элегрәк елларда кулланылган гади һәм йомшак баш киемнәренә барып тоташа. Борынгыдан килгән бизәк-төсмерләрне калфакның түбәнге, каты өлеше ныграк саклаган. Мондагы нәкыш-чигeшләp үсемлекләр дөньясын сурәтләү белән беррәттән, хәрефләр һәм сүзләр язылышын хәтерләтә. Элегрәк бу бизәкләр урынына төрле теләкнамәләр, хатын-кызны күз тию ише нәрсәләрдән, яман көчләрдән саклаучы догалар, тылсымлы сүзләр язылган булса кирәк. Халык телендә «маңгайга язылган» дигән тәгъбир дә, мөгаен, нәкъ менә шуңа ишарәлидер. Төрле төстәге бәрхеткә алтын һәм көмеш җепләр чигеп ясалган калфак XIX гасыр урталарында бизәнү әйберенә әверелә башлый, хатын-кызның башка төрдәге баш киемнәре арасында нәкъ менә шул сыйфат та өстенлек итә. Калфак җыйнаклана, камилләшә, күркәмрәк була бара. Аның килеш-килбәте, укалап чигелгән бизәк-гөлләре калфак иясенең күңел рухын, эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын чагылдыра. Бәрхет өстенә яткан чигешләргә игътибар итсәк, анда күбесенчә чәчәк бәйләмнәрен, ай-йолдыз балкышларын, урман кошларын, үлән яфракларын, үсемлек сабакларын күрербез. Болар барысы да табигатьнең яшәү сулышын, яшәү көчен зурлый. Аларда тормышның гади һәм бөек фәлсәфәсе - туу-яңару, чәчәк ату, саргаю һәм шиңү, яңа үсентеләр, яңа бөреләр калкып чыгу кебек мәгънәләр сурәтләнә. Шунысы игътибарга лаек: калфакта төп кыйммәт тукыманың яки җепләрнең ни дәрәҗәдә кыйбатлы булуыңда түгел, ә бәлки бизәк-сурәтләргә салынган мәгънәнең, хис-тойгыларның юнәлешендә һәм үзенчәлегендә. Әйтик, төнге күк йөзен хәтерләткән бәрхеткә чигеп ясалган ярымтүгәрәк ай, балкып, җемелдәп торган йолдызлар, төннең серле һәм сихри матурлыгын сөйли, яшьлек хисләрен, яшьлек хатирәләрен чагылдыра. Шулай итеп калфак, көнкүрештә кулланылган баш киеме булудан бигрәк, затлылык, нәфислек, хәтта күпмедер дәрәҗәдә көязлек билгесе булып әверелә. Гомумән, калфак баш киеме буларак та, бизәнү әйбере буларак та, татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын, дөньяны танып-белүдә нечкә сизгерлеген, зәвыгын чагылдырган сәнгать җәүһәре ул.
Бизәкләре шуңа чын кебек. Бик яратып, сөеп чиксәң генә, Чәчәкләргә була җан өреп. Кулларыңа алсаң бу калфакны, Син дә кара шулай яратып, Йөрәгеңнең кайнарлыгын кушып, Чигешләрен кабат яңартып. Элек-электән шундый баш киемнәрен алтын куллы осталарыбыз бәйрәмнәргә; уңган киленнәребез бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен биреп, яраткан кияүләренә — туйга әзерләгәннәр. Бу матур гореф-гадәтләребез әйләнеп кайтыр, нәфис һөнәрчелек традицияләребез көннән-көн яңара барыр дип ышанып калабыз. Калфак чигү һәм тегү өчен кирәк булган материаллар, эш кораллары һәм җайланмалар — Yз йөзеңә туры килгән бәрхет (хәтфә). — Сәйлән, энҗе, стеклярус, канитель, рубцы (кисентеләр). — Эчлеккә сатин, ситсы яисә саржа. —Бизәк төшерергә ак тукыма кисәге. —Бизәк төшерү өчен үтә күренмәле кәгазь (калька). —Бизәкне ак тукымага төшерү өчен күчермә кәгазь (копировка). — Өлге ясау өчен картон. —Тегү һәм чигү энәләре: 1) тегү энәсе №3, 2) зур күзле энә яки түбәсеннән саплый торган япон энәсе, 3) сәйлән энәсе. — Кара һәм ак төстәге армирланган яки ЛЛ, ЛХ маркалы лавсан җеп. — Киерге 22-25 см диаметрлы. — Киергегә тарттыру өчен ныклы тукыма, 35x35 яки 40x40 см.2 — Чукмарбашлы энәләр. — Уймак. — Кайчы, кәгазь, карандаш, линейка. — Сабын яки тегүче акбуры. — Балавыз яки лак. — Иңе 5 см лы, озынлыгы калфакның маңгай турыннан үткән размерына — 40 см га тигез булган корсаж лента. Калфак чигү һәм тегү технологиясе 1. Өлге ясау. Туташлар калфагының үлчәмнәре күп төрдә була: башлык сыман тулысынча башка киеп, янга бөкләп куя торганнарыннан башлап, кулга гына киярлек (бияләй кебек) кечкенәсенә кадәр (арттагы рәсемнәрне карагыз) . Бу китапта бөтен үлчәмнәргә дә хас булган өлге схемасы бирелә. Теләгегезгә карап, сез аның үлчәмнәрен зурайта һәм кечерәйтә аласыз. Калфакның сызымдагы өлешләре: 2. Бәрхет кисү. Шушы ясаган өлгене үзегезнең төсегезгә туры килгән бәрхеткә куеп сабын яки акбур белән билгеләгез һәм бәрхет кисегез. Искәрмә: калфакны аерым өлешләрдән дә тегәргә мөмкин. 3. Акбур ярдәмендә билгеләгән сызыклар буенча ак җеп белән туры атламнар ясап чыгыгыз. Алай эшләмәсәң, акбур эзе бетәчәк. 4. Калфакның алгы һәм маңгай өлешенә бизәк төшерү. Инде бизәкне сайлап калькага төшергәнсездер дип уйлыйм. Шул бизәкне копировка аркылы ак тукымага төшерегез. Ул ак тукыманы калфакның ( а һәм г) алгы һәм маңгай өлешенә бәрхетнең сул ягына тегеп куегыз. Аннан соң ак җеп кулланып, өзек-өзек сызыклар белән бизәкне бәрхетнең уң ягына чыгарыгыз. 5. Бизәк чигү. Бизәкне сәйлән белән чигү өчен, алда аңлатканча, бәрхетне киергегә нык итеп тарттырырга һәм чукмарбашлы энәләр белән тукымага беркетергә кирәк. Һәрбер сәйләнне аерым-аерым беркетеп утыртуның кирәге юк. Сәйлән энәсе белән сәйләнне ак җепкә җыярга да, әнәне чигә башлаган урыннан бәрхетнең сул ягына чыгарырга (сәйлән тезмәсе бәрхет өстендә кала). Сул якта чигүче (№3) энәдәге бәрхет төсендәге җеп белән сәйлән энәсе төшергән җеп очын бәйләп куярга, төен килеп бәрхеткә терәлгәнче ак җепне өскә тартырга кирәк. Шушы тезмәдәге һәрбер сәйлән беркетелергә тиеш. Сул кул белән бик озын булмаган сәйлән җебен тарттырып, имән бармакның тырнагы белән сәйләнне тыгызлап, җепнең төерле очына таба этеп куясың һәм һәр сәйләнне бәрхеткә беркетәсең. Моның өчен чигү энәсе беренче һәм икенче бөртекләр арасыннан өске якка һәм, сәйлән җебе белән бизәк төшергән җепләрне беркетеп, аскы якка чыгарыла. Шул рәвешле һәрбер сәйләнне тигезләп, бер-берсенә тыгыз итеп урнаштырып, беркетеп чыгарга кирәк. 6. Әгәр калфагыгыз тагы да матуррак булсын дисәгез, кабартып чигү ысулларын кулланыгыз. 7. Калфакны тегү. Бәрхетнең уң ягын эчтә калдырып, урталай бөкләп, кырдан 1 см калдырып, артын (б) тегәбез. Аннан соң, 24 нче рәсемдә күрсәтелгәнчә, бәрхетне 10 см га борып куеп, өстеннән 1 см калдырып тегәбез. 8. А һәм В нокталарын (рәс. 25) тоташтырып, бәрхетнең уң ягын эчтә калдырып бөкләп, бөтен әйләнә буенча ак җеп белән типчеп чыгабыз. 9. Калфакның маңгай өлеше матур торсын өчен корсаж лентаны калфакның читенә беркетәбез. Корсаж лентаны эчтә калдырып, калын җеп белән тарттырып чыгабыз (рәс. 26). 10. Эчлек бәрхет өлгесе белән киселә, биеклеге 30 см түгел, ә 3 см га кимрәк киселә һәм уң ягы эчкә куела, бәрхетне ничек тектек — шул ук ысуллар кабатлана. 11. Эчлекне уң ягына әйләндереп, калфакның бәрхет өлешенә кидерәбез һәм 1 см га бөкләп астан энә белән тегәбез. Уң ягына әйләндерәбез. Башта яхшы торырлык итеп, чәч төсендәге резинка (түгәрәк резинка яхшырак) тегәргә кирәк. Калфак әзер. Куанып кияргә язсын! Калфакның төрләре бик күп. Бу китапта гына да 4-5 төре бирелгән. Калфак — бизәнү әйбере буларак, күбрәк яулыксыз киелә. Шул ук вакытта түбәтәй формасындагы калфаклар да бик киң кулланыла. Алар түбәтәй кебек киселәләр һәм тегеләләр. Аларның уңай яклары бик күп: башны җылы тоталар, чәчне таратмыйлар, намаз укыганда иелгәндә — сәҗдә вакытында — баштан төшмиләр. Шуңа күрәдер инде аларны өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз яраталар, ак шәл яисә ефәк яулык астыннан кияләр. Аларны калфак-түбәтәй дип атыйлар. Аларның маңгай турысын һәм түбәсенең алгы өлешен чигәләр. Ф.Г. Габдуллина . "Үзебез чигәбез , Казан, "Тарих" 2003
|
©2004-2012, http://luiza-m.narod.ru/ |